«Ярдәм» мәчетендә безгә игътибарлы булдылар, хөрмәт күрсәттеләр

Хөрмәтле дин кардәшләрем! Без, Левченко бистәсеннән “Ярдәм” мәчетенә авыз ачарга килгән...

БӘЙЛЕ
2014 Июл 23

Хөрмәтле дин кардәшләрем! Без, Левченко бистәсеннән “Ярдәм” мәчетенә авыз ачарга килгән дин кардәшләре исеменнән, Илдар хәзрәт Баязитовка, Мәликә ханым Гыйльметдиновага, шундый тәүфыйклы балалар үстергән Сания ханымга олы рәхмәтләребезне белдерәбез. Аларга исәнлек-саулык, гаилә бәхете, хәерле гомерләр телибез. Тагын да югарырак дәрәҗәләргә ирешү насыйп булсын үзләренә.

Без “Ярдәм” мәчетенә килә алуыбыз белән бәхетле. Биредән рухи азык, күңел тынычлыгы, яшәү көче алып китәбез.
“Ярдәм” мәчетенә карап, сокланып туя алмыйбыз. Левченко бистәсендәге “Сөләйман” мәчетенең дә киләчәктә гөрләп яшәвен өмет итеп калабыз. “Ярдәм” мәчете озын гомерле булсын, ул безгә бик кадерле һәм якын.

Раббыбыз тоткан уразаларыбызны, кылган гыйбадәтләребезне кабуллардан кылса иде. Хак Тәгалә бу айда безгә сабырлык, мәрхәмәт, шәфкать биргән кебек, шул сыйфатларыбыз дәвамлы булса иде.

Раббыбыз илләребезгә, көннәребезгә хәерле иминлекләр, тынычлыклар бирсә иде. Яраббым, барыбызга да хәерле гомерләребезне биреп, киләсе Рамазан айларын да күрү насыйп әйләсә иде. Әмин.

Сөләйман” мәчете дин кардәшләре


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе