«Ярдәм» мәчетенә самбо федерациясе вице президенты Рәфыйк Мәдъяров килеп китте

Күрмәүчеләрне тернәкләндерү үзәген һәм “Ярдәм” мәчетен Татарстанның самбо федерациясе вице президенты...

БӘЙЛЕ
2014 Фев 21
Күрмәүчеләрне тернәкләндерү үзәген һәм "Ярдәм” мәчетен карау нияте белән Татарстанның самбо федерациясе вице президенты, халыкара классы спорт остасы Рәфыйк Әхмәд улы Мәдъяров килеп китте.

Танылган спортчы һәм тренер Рәфыйк Мәдъяровны «Ярдәм” Милли ислам хәйрия фонды президенты Илһам Исмәгыйлев каршы алды, аннары ул олуг кунакны үзәкнең эше белән таныштырды. Рәфыйк Әхмәди улы күрмәүчеләрне укыту классларын карады, үзәк һәм мәчет хезмәткәрләрнең эше белән танышты, "Ярдәм” дә белем алучы күрмәүчеләр белән очрашты.

Күрмәүче шәкертләр Рәфыйк Мәдъяровның уңышлары турында гына түгел, бәлки аның барлык туганнарын да беләләр икән.
Тагын шуны билгеләп узу мәслихәт: Рәфыйк Мәдъяров биредәге спортның торышы белән дә җентәкләп танышты. Аны бу үзәктә актив тормыш рәвеше алып бару аеруча куандырды. Мондагы халык та спорт остасын күрү бәхетенә ирешүгә шатланды.

Узган гасырның 70-80 нче елларында күренекле көрәшчеләр – бертуган Мәдъяровлар Татарстанның көрәш мәктәбен бөтен дөньяга таныттылар. Бу кабатланмас гаиләдәге 6 бертуган үзләрен спортның көрәш төренә багышладылар һәм югары нәтиҗәләргә ирештеләр. Аларның өчесе – Рәфыйк, Нәфыйк, Нәкип халыкара спорт остасы дәрәҗәсенә күтәрелделәр. Алар активында – Советлар Союзы һәм Россия беренчелегендә, халыкара турнирларда җиңүләр һәм бүләкле урыннарны алулар, дөнья чемпионаты медальләре. Чемпионнарны аларның өлкән туганы, Россиянең атказанган тренеры Фәрит Әхмәди улы Мәдъяров әзерли. Моннан тыш, Фәрит әфәнде үзе дә бөтенсоюз ярышларында уңышлы чыгыш ясый, шул ук вакытта тренерлык вазифаларын да уңышлы алып бара. Ул Татарстан көрәш җыелма командасына да җитәкчелек итә һәм Россия тренерлары штабында да эшли.

"Ярдәм” мәчете матбугат хезмәте

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе