«Ярдәм» мәчетенә Нурлат районы күрмәүчеләре килеп китте

Бүген Казандагы «Ярдәм» мәчетенә Нурлат районындагы имам-мөхтәсиб урынбасары Абдулла хәзрәт Мортазин җитәкчелегендәге 22 күрмәүче килеп, мондагы эшнең барышы белән танышып киттеләр.

БӘЙЛЕ
2015 Авг 19

Бүген Казандагы «Ярдәм» мәчетенә Нурлат районындагы имам-мөхтәсиб урынбасары Абдулла хәзрәт Мортазин җитәкчелегендәге 22 күрмәүче килеп, мондагы эшнең барышы белән танышып киттеләр.

Билгеле булганча, «Ярдәм» мәчете 3013 елның 19 июлендә ачылды. Шушы вакыт эчендә биредә меңнән артык күрмәүче дини белем алырга өлгерде. Алар арасында Дагыстан, Чечня, Ингушетия, Пермь өлкәсе һәм башка төбәкләрдән күрмәүчеләр килеп, Брайль системасында Коръән укырга өйрәнде. Ә аңа кадәр күрмәүчеләр Казанның Левченко бистәсендә урнашкан “Сөләйман” гыйбадәтханәсендә дини белем алды.

Әлбәттә, 3 катлы яңа бинада аларга укырга шартлар күбрәк. Биредә хәтта массаж күнекмәләре дә алырга мөмкин. Болар хакында Нурлат вәкилләренә “Ярдәм” мәчете мөгаллиме, үзе дә беренче төркем күрмәүче Фәнис хәзрәт Мингәрәев сөйләде.

Абдулла хәзрәтнең сөйләвенчә, Нурлатта 70тән артык күрмәүче яши. Соңгы вакытларда аларны да динебезгә тарту буенча күп эшләр башкарылган. Бүгенге сәфәрләре шуның ачык чагылышы икән.

Нурлат районында бүгенге көндә 40 мәчет бар. Аларның утызында дини укулар алып барыла. Быел районның 16 мәчетендә балалар өчен көндезге укулар оештырылган. Аларда 250 бала катнашкан. Әлеге сабыйларга 25 мөгаллимә һәм 6 ир укытучы дәрес биргән. Хәзерге вакытта Нурлат мөхтәсибәте балаларны 1 сентябрьдә башланачак укуларга әзерләүдә булыша, ягъни алар авыр хәлдә яшәүче гаиләдәге балаларга сумкалар, китап, дәфтәрләр сатып алу белән шөгыльләнә. Район үзәгендә төзелеп килүче өч катлы мәдрәсә бинасында да инде укулар бара. Биредә 120 мөселман кешесе белем алырга өлгергән инде.

Моннан берничә ел элек Нурлатның җәмигъ мәчетендә балалар өчен Коръән уку бәйгесе оештырыла иде. Аларны үткәрүдә шушы районнан чыккан эшмәкәр Илнур Вәлиев булышты. Әлеге бәйге хәзерге вакытта викторина рәвешендә уздырыла икән. Быел 300 бала катнашында аның өченчесе үткәрелгән инде.

Абдулла хәзрәт Нурлаттагы башка күрмәүчеләрнең дә Казандагы “Ярдәм” мәчете белән бик кызыксынулары, киләчәктә, Аллаһы боерса, биредә укырга теләк белдерүләре хакында әйтте.

Хатыйп ГӘРӘЙ


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе