
Башкалабыздагы “Ярдәм” мәчете хезмәткәрләре Казан сукырлары җәмгыяте әгъзаларын, «Ярдәм” Тернәкләндерү үзәге күрмәүчеләрен, БЦПлы инвалидларын һәм шәкертләрне җыеп, Болгарга алып баруны оештырды.
Төрле милләт һәм дин вәкилләреннән торган 135 кешелек “Ярдәм” мәчете делегациясе Болгар тыюлыгына караган тарихи истәлекләр белән танышты, Ак мәчетне һәм шәһәр музейларын карады.
“Ярдәм” мәчете имам-хатибы Илдар хәзрәт Баязитов сүзләренчә, Болгар мөселманнарны, шулай ук төрле милләт вәкилләрен берләштерүче үзәккә әйләнде.
-Болгарга барлык кешеләр белән бергә “Ярдәм” мәчете һәм үзәге шәкертләре, шул исәптән күрмәүчеләр һәм БЦП инвалидлары килде. Алар зур шатлык белән бу көнне көтте. Болгар җыены традицион ислам һәм татар традицияләре үсеше, киләсе буыннар арасында татар тарихын пропагандалау өчен бик файдалы мәйдан,-дип билгеләп узды Илдар хәзрәт Баязитов.
“Ярдәм” мәчете шәкертләре һәм инвалидлары Истәлек билгесен, “Болгар каласында урта гасырлар кәсебе” дигән интерактив экспозицияне, Елга вокзалын һәм “Сувар”, “Биләр» манараларында урнашкан күргәзмә павильоннарны карадылар.
Казанның Юдино бистәсе БЦП инвалидлары җәмгыяте җитәкчесе Татьяна Николаева билгеләп узганча, алар тарихи Болгар шәһәрен беренче тапкыр күрделәр һәм тәүге мәртәбә Болгар җыенында катнаштылар.
-Шунысы куанычлы: нәкъ менә Татарстанда ике тарихи үзәк – Болгар һәм Свияжск үсеп килә. Моның өчен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка һәм Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевкә олуг рәхмәтебезне белдерәбез. Шулай ук инвалидлар “Болгар”га алып барганнары өчен “Ярдәм” мәчетенә һәм шәхсән Илдар хәзрәт Баязитовка олуг рәхмәтләрен әйтәләр. “Ярдәм”не без үзебезнең мәчет дип атыйбыз. Ул милләтенә һәм нинди дин тотуына карамастан, ярдәмгә һәм җылыга мохтаҗ барлык кешегә булыша,-диде Татьяна Николаева.
“Ярдәм” мәчете шәкертләрендә бигрәк тә Мәскәү һәм Чувашия мөфтие, Россия Иҗтимагый Палатасы әгъзасы Әлбир хәзрәт Крганов белән очрашу исләрендә калды. “Ярдәм” мәчете укучысы Инсаф Вәлиев сөйләвенчә, алар татарларның исламдагы тарихы һәм Россиянең традицион исламы белән таныштылар.
БСҖнең (Бөтенроссия Сукырлары Җәмгыяте) Казан төбәге бүлеге рәисе Николай Колесников Болгарга “Ярдәм” мәчете хезмәткәрләре оештырган җыенны югары бәяләде. Төрле категория инвалидларны тернәкләндерүгә юнәлдерелгән “Ярдәм” мәчетенең социаль проектлары — халыкка һәм илгә хезмәт итү.
Тантаналардан соң, инвалидлар һәм шәкертләр Болгар каласының Җәмигъ мәчетендә, халык белән бергәләп, өйлә намазын укыды.
Чыганак: "Ярдәм" мәчете матбугат хезмәте