"Ярдәм” мәчете хезмәткәрләре “Гаврош” балаларына ярдәм итте

Казандагы "Ярдәм" мәчете хезмәткәрләре "Гаврош” исемендәге балаларны кабул итү йортына өс һәм аяк...

БӘЙЛЕ
2014 Окт 20

Казандагы “Ярдәм” мәчете хезмәткәрләре “Гаврош” исемендәге балаларны кабул итү йортына өс һәм аяк киемнәре, гигиена әйберләре белән булышты.

“Гаврош” йорты 3 яшьтән 18гә кадәрге балаларның вакытлыча яшәү урыны булып тора. Аларның әти-әниләре әле үз хокукыннан мәхрүм ителмәгән.

Хәзерге вакытта “015 елның гыйнварына кадәр “Гаврош”та төзекләндерү эшләре бара. Шуңа күрә мондагы балалар ризыкларга һәм беренче кулланыштагы әйберләргә – өс һәм аяк киемнәренә мохтаҗлык кичерә.

Башкаларның иҗтыяҗына битараф булмаган кешеләр бу балаларга зарури булган әйберләр белән ярдәм итәргә кереште. “Ярдәм” мәчете әһелләре исә үзләренең социаль кибетеннән өс һәм аяк киемнәре, гигиена әйберләре бүлеп бирде.

Приют хакимияте болар өчен “Ярдәм” мәчете имам-хатибы Илдар хәзрәт Баязитовка рәхмәт белдерде, яклар киләчәктә дә хезмәттәшлек кылу хакында килеште.

“Ярдәм” мәчеете матбугат хезмәт


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе