«Ярдәм» мәчете каршындагы хатын-кызлар клубында сәламәтлек мәсьәләләре тикшерелде

Кичә, 29 майда, “Ярдәм” мәчетендә Мөселман хатын-кызлар клубының чираттагы җыелышы үткәрелде.

БӘЙЛЕ
2014 Май 30

Кичә, 29 майда, “Ярдәм” мәчетендә Мөселман хатын-кызлар клубының чираттагы җыелышы үткәрелде. Бу очрашуның темасы мондый: “Эндокрин системасы авыруларын профилактикалау”.

Җыенда катнашучыларга эндокринологиянең нәрсә икәнлеген аңлаттылар. “Нутрициология» дигән фәнни атаманың нинди мәгънәгә ия икәнлеген дә белергә була иде биредә. Бу атама ризыкның төрле аспектлары белән бәйле мәсьәләләрне өйрәнә: аңа азыкның составы, ризыкны кабул итү, азык төрләренең үзара бәйләнеше, азыкның организмга тәэсире керә.

Мондагы кунаклар ризык куллануның әдәбен җентекләп тикшерделәр. Бу мәсьәләне чишүдә гүзәл затларга югары категорияле табиб-эндокринолог-нутрициолог Галимов Ренат Рафаэль улы булышты. Ул үтә кызыклы лекция белән чыгыш ясады.

Файдалы лекциядән соң, клуб эшендә катнашучыларны һәм кунакларны аш-су остасы тарафыннан үткәрелгән мастер-класс көтә иде: ул эремчектән төрле файдалы һәм тәмле ризыклар әзерләде.

Чараның ахырында гүзәл затлар үзләре ясаган хикмәтле ризыклардан чәй табыны әзерләделәр.

“Ярдәм” мәчете матбугат хезмәте


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе