
Ноябрьнең соңгы көннәрендә Казанда, Россиядә, Идел буе төбәкләрендә ислам диненең торышы хакында байтак сөйләшүләр булып узды. Анда студентлар, җәмәгать оешмалары вәкилләре, җаваплы хезмәт башкаручы галимнәр, югары уку йортлары укытучылары, мәдрәсә мөгаллим-мөгаллимәләре катнашты.
Әлеге җыелышка журналист, җәмәгать эшлеклесе Максим Леонардович Шевченконың килүе турында ишеткән идем. Аны бик күрәсем, әңгәмәләшәсем килде. Ниһаять, ул аудиториягә керде, сәхнәгә күтәрелде. Холкым шундый: акыллы сүзне тизрәк иясенә җиткерәсем килә. Ул сәхнәгә күтәрелүгә исәнләштек. Мин аның Мәскәүдә безне яклап, мәхкәмә барганда залда очрашуыбызны исенә төшердем. Яулык ябу мәсьәләсе хакында иде бу мәхкәмә. Моның өчен аңа олы рәхмәтемне белдердем. Ул безне яклап чыгыш ясады. Аннары “Эхо Москвы” каналында да Максим Шевченконың исламны, мөселманнарны кыерсытулардан яклап калырга омтылып әйткән хакыйкый сүзләре тыңлаучылар күңеленә һәрчак хуш килә. Бу хакта да искәрттем кунакны.
Мин катнашкан бу җыелышта ислам журналистикасы, аның үсеше турында сүз барды.
Максим Шевченконың фикергә куәт өсти торган сүзләре күңелне, зиһенне төрле уйларга этәрде. “Журналистикада фикерне кыска форматта формалаштыру мөһим. Аның композициясе һәм аналитик өлеше – иң мөһиме”,-диде ул.
Димәк, төп фикерләү рәвеше ачык булырга тиеш дигән сүз инде бу. Һәр басманыңүз укучысы – аудиториясе булырга тиешлеген дә искәртте ул.
Аның авызыннан зыялылык мәсьәләсе дә яңгырады. Димәк, һәр каләм иясе гыйлемле һәм мирасны, тарихны яхшы белүче актив кеше дә булырга тиеш, дигән сүз бу.
Түбән Новгородтан килгән галимә Фирдәвес Габдуллаҗан кызы Ваһапова да каләм ияләренең хакыйкатьне яктыртуда дөреслеге хакында әйтте.
Дагыстаннан килгән галимә Рәҗәпова Наталья Владимировна ислам темасына яза торган журналистлар динебез нигезләрен дә белергә тиеш, диде. Мин дә аңа теләктәшлек күрсәттем, әмма тулысынча яклау таптык дип әйтә алмыйм. Ә мин инде байтак тормыш тәҗрибәсе туплаган кеше, динебезнең хикмәтләре хакында яза торган журналист буларак, кистереп әйтә алам: Аллаһ ризалыгы өчен Коръәнне һәм Пәйгамбәребезнең (с. г. в.) тәгълиматын ныклап белми, өйрәнми торып, үзеңне ислам журналисты дип атап буламы икән? Шунысы әйбәт: яшьләребезгә укырга, ислам дине нигезләренә төшенү өчен мәдрәсәләребез бар. Ник укымыйлар икән бу яшьләр?!
Барысына да уңышлар телим, һәммәбезгә гыйлем вә белү кирәк.
Әлмира ҺӘДИЯ, җәмәгать эшлеклесе, «Ярдәм мәчете”