Быел Идел буе Болгарстаны тарафыннан Ислам динен рәсми кабул итү көненә багышланган бәйрәм чарасы май аенда үткәрелер дип көтелә. 1995 елдан бирле үткәрелеп килүче Болгар җыены елдан-ел зурлап уздырыла һәм төрле төбәкләрдә яшәүче татарларны үзенә күпләп җәлеп итә.
Җыелышта Камил хәзрәт Болгарда үткәреләчәк чараларга карата үз фикерләрен, тәкъдимнәрен җиткерде. Ул бәйрәм кысаларында намаз укучы мөселманнарга шартларны уңайлырак итү кирәклеге турында әйтте.
Белгәнебезчә, 2010 елда "Татарстан Республикасының бәйрәм һәм истәлекле даталары турында” ТР Законына үзгәрешләр кертү хакында” ТР Законы кабул ителде. Шулай итеп, 21 май Идел Болгарстаны тарафыннан Ислам динен рәсми рәвештә кабул итү көне һәм истәлекле дата булып тора.