Белгәнемчә, хәзерге чорда Татарстаныбызда мәчетләр салу эше төгәлләнеп килә.
Зур җаваплылык таләп итүче, үз-үзеңне аямыйча эшләп, бер-береңне ихтирам кылып, ярдәмләшеп гыйлемгә омтылу, белгәнеңне дөресләү, белмәгәнеңне өйрәнү, белгәннәреңне белмәгәннәргә өйрәтү этабы бара. Бу чор мәчетләр салуга караганда да авыррак, зур көч куюны таләп итә дияр идем.
Булганны саклау, халыкны мәчеткә тарту, җомга вәгазьләрен нәтиҗәле итеп сөйләү ул әле ислам динен кешеләргә аңлатып кына китү түгел, аны йөрәккә барып җитәрлек итеп, барлык көчебезне куеп, тырышуыбыз кирәк.
Бу өлкәдә мөфтият бердәм эш алып бару өчен үзенең барлык тырышлыгын куя, дисәм дә ялгыш булмас. Кайсы гына җиргә барсаң да, имамнарның шатлыклы йөзен күрәсең. Диния нәзарәтенә рәхмәт әйтүләрен ишетеп куанасың.
-Хәзер җомга вәгазендә нәрсә сөйлим икән дип тормыйбыз, Аллага шөкер. Кулыбызда “Шура” журналы бар. Мөфтияткә рәхмәт инде,-ди алар. Шул ук вакытта мөфтияттә мәчетләребездәге җомга намазы алдыннан имамнарның вәгазь сөйләү эчтәлегенә дә игътибар итү күз уңында тотыла икән. Хәзер күп мәчетләрдә вәгазь темасын теркәп кую да гадәткә кереп бара.
-Мөфтияттән килгән тикшерүчеләргә дәфтәр-журналларыбызны күрсәтәбез. Кирәк урында ярдәм дә итәләр. Бихисап күп эшлисебез бар әле,-ди имамнар. Әйе, мәчетләребез күп, анысы. Әмма халык өйдә телевизор карый.
“Карарлыгы булса ярар иде әле, монысы да кирәк, халыкка тәрбия бирә дияр идең”,-дигән имамнар белән еш очрашырга туры килә. Исмәгыйль хәзрәт Мөштәри безне сабыр булырга, су уңаена ага белергә, тормышны дин белән бәйләп барырга, илгә хезмәт итәргә өйрәтсә, танылган имам Исхак хәзрәт Лотфуллин гыйлемгә омтылу, вакытны исраф кылмау, тәвәккәл булу, илебезнең тынычлыгы, дәрәҗәсе, туган туфракны хөрмәтләү, гореф-гадәтләрне, әхлакый тәрбияне халкыбызга кайтару турында да дәресләр бирер иде.
Бу таләпләр миңа балачактан ук таныш, чөнки әтиебез безгә: “Имам, абыстайларның вазифасы бәлеш ашауга гына кайтып калмый, илгә, туган туфракка, ана теленә, гореф-гадәткә, фәнгә хезмәт итүдән гыйбарәт. Алар барысы да бер йомгак кебек, балалар. Берсен генә югалтсак та, йомгак сүтелә, димәк, һәммәсе дә зәгыйфьләнә”,-дип өйрәтеп килде. Менә бу сүзләр 1889 елда туган әти-әниебезнең, ягъни шул заман кешеләренең яшәеш таләпләре булган. Икенче төрле итеп әйткәндә, алар татар милләтенең 1000 еллык тарихының нигезе булган дияр идем.
Хәзер исә театр, концерт залларына, үзешчән сәнгать чыгышларына игътибар итсәк, залдагы халык көлә. Ә нәрсәдән көлә ул тамашачы? Үзеннән, милләтеннән, тарихыннан көлеп утыра түгелме ул?
Сәхнәдә бер кыз бала әбисенә кулындагы конфетын күрсәтә, аны әбисенә суза. Әбисе исә атна буена конфет күрмәгән кеше сыман, шул татлы ризыкка ташлана. Нигә шулай? Без шулкадәрле ачмыни?
Биш ел эчендә өч зур корылык булды. Шуңа карамастан, бер вакытта да өстәлебездән икмәк өзелмәде. Илгә рәхмәт әйтәсе урында, без кеше көлдерәбез, күңелен күтәрәбез, янәсе.
Әтиебез ягыннан 13 буын вәкиле мулла, мөэзин булып яшәгән. “Мәрҗани” мәчетендә хезмәт кылган 17 имам белән гаиләбез аралашып көн күрде. Аларның ничек итеп, илебез, динебез дип, җан атып яшәгәннәрен күреп үстек. Аллаһ сүзен әйтергә ярамаган заманда да алар юлаучылар кыяфәтенә кереп, 30-40 ар мулла булып җыелып, бер-берсенә Коръән укуларын тыңлатырлар, киңәшләшерләр иде.
Бервакыт арадан берсе: “Фәесхан, тиздән яз җитә. Кешеләрне җыеп, өмә ясап, колхоз кырларына ашлама тараттыруны онытма! Көл, тирес, кош тизәкләрен хәзердән үк барлый торыгыз!”-диде.
Казаннан авылга кайтып, киләсе ел уңышы турында да кайгырта түгелме ул? Үз гомеремдә мин бер генә мулла хатыны яисә кызларының ямьсез күренешләрен күрмәдем.
Әтиләр “Мәрҗани” мәчетендә хезмәт иткән 17 имам белән йөрешсә, мин дә 13енең үзләрен дә, хәләл җефетләрен дә яхшы беләм. Улларын да, кызларын да беләм диярлек. Берсе генә дә аякларын, тезләрен ияккә кадәр күтәреп биемәсләр иде. Әйләнгәндә кендекләре дә күренмәде. Гореф-гадәтләребезне нигә шулкадәр начар итеп күрсәтергә? Киеме татарча – борынгыча. Идәнгә аягын бәреп биюе – русча, яки керәшенчә.
Кайбер пьесаны язучы да үз милләтеннән, диненнән көлгән кебек тоела миңа.
Берничә йөз имамны юк иткән чорда аларның гаиләсен шулай юләрсетеп күрсәтү таләп ителгәндер дә.
Динсез генә яшәп карадык бит. Ә нәрсәгә ирештек? Эчкечелеккә, наркоманлыкка, бозыклыкка китереп терәдек ич тормышыбызны.
Хәзерге вакытта, минемчә, кешеләр халыкны әдәп-тәртипкә, рухи байлыкка, үз гореф-гадәтендә, телендә, динендә яшәргә өнди торган, нигездә, әхлакый тәрбияне алга куеп язылган әсәрләргә, китапларга мохтаҗ. Һәрхәлдә, халык менә шуны таләп итәргә тиеш, дип уйлыйм.
“Кыю кызлар” спектаклен карап чыккач, янымдагы ханымнарга: “Сезнең фикерегез ничек? Ошадымы? Нинди гыйбрәтләр алдыгыз, нинди хисләр белән кайтасыз?”-дип сорадым. Алар хор белән әйткәндәй, уйлап та тормастан:
-Әллә тагын. Карадык та, оныттык инде.-дип җавап бирделәр. Ә, югыйсә, күпме көч сарыф ителгән бу әсәргә!
Кино-театр сәнгате – халыкны тәрбияләү урыны булырга тиеш. Язылган тормышны, тарихны үз күзләрең белән күреп: “Менә шулай булырга тиеш ул”,-дип фикер йөртеп, күргәнеңне тормышыңда куллана алырлык, ул синең хезмәтеңә, гыйлемеңә, динеңә омтылыш биреп, әхлакый тәрбиягә юнәлеш күрсәтерлек, никахыңның гомерен озынайтуга ярдәм итәрлек әсәрләр кирәк безгә хәзер.
Сәнгатькә кагылышлы һәр уку йортында укучылар: булачак артистлар, җырчылар, биючеләр, режиссёрлар, драматурглар, шулай ук язучылар, шагыйрьләр дә бу хакта дәрес алырга һәм имтихан бирергә тиеш дия идем. Чөнки бүгенге көндә илебезнең “Татарстан – Яңа Гасыр” тапшыруларын бөтен җиһан карый дисәк тә ялгыш булмас.
Ана теле, гореф-гадәт, дин һәм фән тарихка нигез сала. Ә тарихны үзгәртергә беркемнең дә хакы юк.
Татарстан Мәдәният министрлыгы моны күз уңында тотарга тиеш һәм моның шулай буласына да, аларның булдыра алуына да ышанып калам, чөнки бүгенге тормыш шуны таләп итә.
Сәйдә АППАКОВА

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Бир, Раббым, иман нурлары.
Иманга кайту.
Тәкәбберлек!