
Бүген, ягъни 27 апрельдә Теләче районындагы Иске Җөри авылында урнашкан ятимнәр йортына Татарстан Президенты вазифасын башкаручы Рөстәм Миңнеханов бүләк иткән мини автобусны кабул итеп алу тантанасы үткәрелде.
Әлеге мәрасимгә Теләче муниципаль районы башлыгы Илдус Зарипов та, шулай ук Төрекмәнстан парламент делегациясе һәм, әлбәттә, Татарстан Диния нәзарәте рәисе урынбасары Илдар хәзрәт Баязитв та катнашты.
Әлбәттә, дип әйтүемнең дә мәгънәсе бар, чөнки бу ятимнәр йорты Диния нәзарәтенә, дөресрәге, бу оешманың “Ярдәм” мәчетенә карый.
Бу йорт белән “Ярдәм” мәчетенең Тернәкләндерү үзәге директоры Мәликә ханым Гыйльметдинова җитәкчелек итә.
Теләче районы имам-мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиев Коръән укып башланып киткән мәҗлестә чыгыш ясаучылар күп булды. Аларның теләге шундый иде: ятимнәр йортындагы балаларны бу олуг вакыйга белән котладылар, яхшы укырга, чын кеше булып үсәргә дигән ниятләрен белдерделәр.
Бүгенге көндә Иске Җөри балалары йортында 10 ятим бала тәрбияләнә. Тиздән алар янына тагын 6 сабый килеп кушылыр, дип көтелә. Алар Мәликә ханымны: “Әни”,-дип йөртә.
Мәликә ханымга сүз бирелгәч, ул бу авылда инде ярты ел буена яшәүләрен бәян кылды. “Әлхәмдүлилләһ, без биредә бик әйбәт яшибез. Безне хөрмәтлиләр, бик булышалар. Монда килгәндә, хәтта мондый рәхәт тормышта яшәрбез, дип уйлап та карамаган идек. Без чиксез рәхмәтле үзебезнең Президентыбызга шундый зур бүләк биргәне өчен. Моның өчен без күп шөкрана кылабыз”.-диде Мәликә ханым. Аннары сүз Мәликә ханым, Әнвәр Юнысов һәм Илһамия ханым тәрбияләгән балаларга бирелде. Алар шулай ук Президент Рөстәм Миңнехановка рәхмәтләрен белдерделәр, “5” ле билгеләренә генә укырбыз, дип вәгъдә иттеләр, автобуслы булуга шатланулары хакында бәян кылдылар.
Аннары сүз бирелгән Төрекмәнстан кунаклары балаларны да, Иске Җөри халкын да бу олуг вакыйга уңаеннан котладылар. Шулай ук район башлыгы Илдус Зарипов,
Илдар хәзрәт Баязитовка сүз бирелде. Алар үзләренең шатлыгын уртаклашкан ерактагы кардәшләребезгә, Татарстан Президентына рәхмәтләрен әйттеләр.
Шунысы бар: “Форд” мини автобусына балаларны утырткач, шофер теләсә дә, тизлекне 60 чакрымнан арттыра алмаячак. Ә инде автобусны йөртүче үзе генә булганда, 80 чакрым тизлектә чаба алачак. Менә шундый акыллы машина ул - “Форд”.
Әлеге тантаналы кичә Бельгиядән килеп, Казандагы "Ярдәм" мәчетендә тәрбияләнүче Гыймран Чебугаев тарафыннан Коръән уку илә тәмамланды.
Бу тантана “Ярдәм” хәйрия фондының 10 еллыгына багышланып үткәрелде.
Хатыйп ГӘРӘЙ