
Иң изге белем – файдасы тия торган белем.
Хәдис
Бирегә ник киләм соң мин? “Ничәнче мәртәбә?”- диярсез. Әйе, тагын да киләчәкмен әле.
Ул көнне дә Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрына Тукай бүләге иясе Ркаил Зәйдулланың ике бүлектән торган “Үлеп яратты” драмасын карарга килдем. Дөресрәге, Мөхлисә Бубыйны күрергә, аның белән очрашырга бардым мин.
Без инде күп еллардан бирле әлеге шәхес турында “Мөслимә” газетабызда язып, укучыларыбызны аның белән таныштырып киләбез. Быел исә әлеге казыяның тууына 145 ел тулды. Бу уңайдан, “Кол Шәриф” мәчетендә мәдрәсәләр һәм Мөхлисә Бубый эшчәнлеге хакында күргәзмә оештырылды. Анда әлеге казыя турында сүз күп булды.
Әйе, 1917 елда мөселман хатын-кызларыннан бердәнбер кеше – Мөслимә Бубый казыя булып сайлана һәм ул бу вазифада егерме ел эшли. Мөхлисә Бубый хатын-кызларны үзе кебек гадел һәм намуслы итеп тәрбияләүгә зур көч куя. Мөфти Ризаэддин Фәхретдиннең уң кулы – ярдәмчесе була. Мөхлисә Бубый мөселман дөньясында бердәнбер хатын-кыз казыя, дидек.
Хаксызга күпме рәнҗетелгән бит ул. Шул вакыттагы никадәрле кичерешләрне күрсәткән язучы.
Мөхлисә Бубыйның рухи халәтен ачып бирүче – Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Дания Нуруллина. Дания Нуруллина сәхнәдә чагында без тирән кичерешләрне йөрәгебез аша үткәреп гаҗизләндек. Дания ханым тарих төпкелендәге авыр вә фаҗигале еллар хиссиятен һәр күңелгә җиткерде. Театрда яшьләр күп иде. Анысына сөендек. Мин аларга Мөхлисә Бубыйдан үрнәк аласыларбыз бар, оланнар. Динебез кайта башлауга 20 елдан артык вакыт узып бара. Ислам дине нигезләрен, кыйммәтләрен өйрәнергә бөтен мөмкинлекләр бар. Үткән тарихыбызны да, мирасыбызны да, фаҗигале елларны да белик. Күргән-караганнарыбызны фикерләп, фәһемләп, үзебез өчен анализ ясыйк, дип әйтмәкче идем. Әмма фикерләремне сәхнәдән әйтү насыйп булмады. “Ярамый, режиссердан рөхсәт кирәк. Ул хәзергә чит илдә”,-диде бер җаваплы кеше.
Мин исә тирән уйларга чумдым. Ишеткәннәремә ышанмый тордым. Үземне чигенүләр кешесе дип әйтә алмыйм. Бүләккә дип алып килгән ап-ак шәлне, ак яулыкны кулыма тоттым. Башта ук сәхнәгә чыгу юлына, кем әйтмешли, разведка ясаган идем. Каләмдәшем белән кызыл розалар сатып алдык. Спектакль тәмамлануга, сәхнәгә чыгарга тәвәккәлләдек. Шул арада бер ханым: “Сүз сөйләмә. Кушмадылар, шәлеңне генә бөркәндер”,-диде.
Аллага шөкер, сәхнәгә чыктык. Дания Нуруллинага – Мөхлисә Бубый иңенә шәлемне яптым. Күңелемдә – яз, күңелемдә – бәйрәм, күңелемдә тантана иде. Әлеге драманы халкыбызга җиткерүдә бихисап көч куйган театрның барлык хезмәткәрләренә Аллаһының рәхмәте яусын!
Менә шулай, җәмәгать, һәркайсыбыз үзе башкара торган вазифаны намус белән үтәсен. Мөхлисә Бубыйның иман ныклыгы безнең дә юлдашыбыз булса иде. Ә җилләр исәләр дә, исәләр...Аларның шау-шулы гарасаты безләргә килеп тимәсен, күңелләребезне җәрәхәтләмәсен иде.
Әлмира ҺӘДИЯ, җәмәгать эшлеклесе