Индонезиядә вулкан атылганлыктан, 200 мең кешене эвакуациялиләр

RG.RU дан алынган мәгълүматларга караганда, Индонезиядә вулкан атылу Ява утравыннан башланган.

БӘЙЛЕ
2014 Фев 14
RG.RU дан алынган мәгълүматларга караганда, Индонезиядә вулкан атылу Ява утравыннан башланган. Куркыныч зонадан ашыгыч рәвештә 36 авылдан, ягъни 200 мең кеше читкә чыгарыла башлаган.

Исегезгә төшерәбез: Келуд вулканы Индонезия башкаласы Җакартадан 620 чакрым ераклыкта урнашкан һәм ул илнең иң актив вулканы исемлегенә керә. Кичә, пәнҗешәмбедә, вулкан сәгать ярымлык вакыт эчендә генә атылды. Бүген инде ул тагын да көчлерәк атылу кичерә башлады. Таш ватыкларыннан һәм комнан торган яңгыр кратердан 30 чакрым диаметрдагы мәйданны биләргә кереште.

Күккә куе көл томаны күтәрелде. Ул инде 150 чакрым мәйданга җәелеп, зурлыгы ягыннан илнең икенче каласына барып җиткән.

Индонезиянең Транспорт министрлыгы Җакарта, Соло һәм Сурабайдагы өч халыкара аэропортны ябырга кирәк дигән карарга килгән. Ник дигәндә, әлеге төтеннең очкыч двигателенә эләгүе ихтимал.

Дөрес, Индонезия җитәкчелеге вулканның күпме вакытка сузыласын төгәл генә әйтә алмый. Галимнәр фикеренчә, ул бер атнадан артыкка сузылмаячак. Бәхеткә, вулканнан һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр хакында әлегә хәбәр ителми.

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе