«Иман йорты»ның оештыру комитеты җыелышлары узды

«Ярдәм» мәчетендә мөселман кызлары «Иман йорты» проекты һәм Мөслимәләр клубының эшчәнлеге турында сөйләште.

БӘЙЛЕ
2014 Фев 18
«Ярдәм» мәчетендә мөселман кызлары «Иман йорты» проекты һәм Мөслимәләр клубының эшчәнлеге турында сөйләште.

14 һәм 15 февраль көннәрендә «Иман йорты»ның проектларын оештыруда катнашырга теләүче кызлар очрашты. Нәтиҗәдә оештыру комитеты формалашты һәм якын айларга план төзелде.

Мөслимәләр клубы кысасында күптөрле очрашулар, мастер-класслар, ял һәм сәнгать чаралары планлаштырылды.

19нчы февральдә «Рәйхан» кафесында мөселман яшьләре өчен аралашу кичәсе үткәреләчәк. Биредә кызлар да егетләр дә катнаша ала. Программада үзара танышу, интеллектуаль һәм төркемле ярышлар, уеннар каралган. Катнашучы һәр кешегә 300 сумга роллы, пәхләвә һәм чәй тәкъдим ителә. Бу бәя буенча керер һәм урын алып калыр өчен 18 февральгә кадәр 89272444861 номерына исем һәм фамилиягезне язып җибәрергә кирәк. СМСны «Рәйхан» сүзе белән башлагыз.

2 март көнне «Хәләл мәҗлес Фестивале» узачак. Биредә мәҗлесләрне уздыру-оештыруда күптөрле хәләл хезмәт тәкъдим итүче оешма яки аерым кешеләр чыгыш ясаячак. Яшьләргә кызыклы киңәшләр, файдалы мәгълүмат, теге яки бу өлкәдә сайлау алдында калганда кирәкле белем, тәм-том һәм башка кызыклы чаралар тәкъдим ителәчәк.

15 мартта исә «Ярдәм» мәчетендә мөслимәләр өчен «Энҗе» кул эшләре бәйгесе узачак. Ул күргәзмә-сату формасында үтәчәк.

Кул эшләнмәләреннән ясалган иң уңышлы, оригиналь композицияне кыйммәтле бүләк көтә (композиция-кул эшләнмәләре белән бизәлгән өстәл дигәнне аңлата). Моннан тыш, күптөрле номинацияләрдә истәлекле бүләкләр биреләчәк.

Әлеге чарада үз оешмаларын тәкъдим итәргә теләүче, партнер булырга теләүчеләр 89272444861 номерына мөрәҗәгать итә ала.

Күргәзмәдә катнашу өчен 25 февральгә кадәр түбәндәге анкетаны тутырып, mechet.yardem@yandex.ru адресына җибәрергә кирәк.

_________________________________
ФИО:
Адрес:
Элемтә өчен телефон:
Туган көн:
Кул эшләренең төре:
Нинди юнәлеш буенча мастер-класс уздыра аласыз?
Композициянең исеме:
Җитәкче:

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе