"Иман йорты" яшьләре "Здравушка"да мастер-класс уздырды

3 июль көнне "Иман йорты" клубы активистлары "Здравушка" тернәкләнү үзәгендә кунакта булды.

БӘЙЛЕ
2014 Июл 04

3 июль көнне "Иман йорты" клубы активистлары "Здравушка" тернәкләнү үзәгендә кунакта булды. Яшьләр үзләре белән альбомнар, блокнотлар һәм аларны бизәү өчен кирәк-ярак алып килгән иде. Биредә балалар өчен шәхси альбом ясау, ягъни аның тышлыгын бизәү буенча мастер-класс оештырылды.

Реабилитация үзәгендә тәрбияләнүче балалар әлеге мастер-класста төсле кәгазь, тасмалар, ялтыравыклы буяулар, гуашь һәм пумала ярдәмендә күптөрле алымнар белән эшләргә өйрәнде. Һәр бала үзе сайлап алган ысуллар ярдәмендә, үзе сайлаган материаллар һәм төсләрне кулланып, шәхси блокнот-альбомнарын булдырды. Бу эштә аларга волонтер кызлар ярдәм итеп, үзләренең киңәшләрен биреп торды.

"Здравушка" реабилитация үзәге һәм биредә тәрбияләнүче балаларның әти-әниләре, остаханәдә катнашучы балалар "Иман йорты" активистларына рәхмәтләрен җиткерде һәм очрашуларга тагын чакырып калды.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр

© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе