Илдар хәзрәт Баязитовны туган көне белән котлыйбыз!

Без, “Татар-ислам.ком, “Инфо-Ислам”, “Ярдәм.ру”, “Ярдәмтат.ру”, “ЗурКазан.ру” агентлыгы хезмәткәрләре...

БӘЙЛЕ
2014 Янв 29
Без, "Татар-ислам.ком, "Инфо-Ислам”, "Ярдәм.ру”, "Ярдәмтат.ру”, "ЗурКазан.ру” агентлыгы хезмәткәрләре, 1973 елның 30 гыйнварында Рәфкат Баязитов һәм Сания ханым гаиләсендә бишенче бала булып дөньяга килгән Илдар хәзрәт Баязитовны ихлас күңелдән туган көне белән котлыйбыз. Аңа ныклы сәламәтлек, ак бәхетләр, иҗади уңышлар теләп калабыз.

Әгәр Илдар хәзрәтнең тәрҗемәи хәлен карасак, Алабуга педагогика институтын тәмамлагач, ул берара Лениногорскиның "Новая волна” дигән газетасында башта – хәбәрче, аннары баш мөхәррир урынбасары булып эшләп ала.

Ул 1995-1997 елларда Казанның Кабан арты мәдрәсәсендә, аннары Бохараның "Мир-Араб” мәдрәсәсендә белем ала. 1998 елда ул Казанга килә һәм шунда төпләнеп кала, "Болгар” һәм "Сөләйман” мәчетләрендә хезмәт куя.

Хәзерге вакытта Илдар хәзрәт Баязитов - Татарстан мөфтие урынбасары, "Ярдәм” мәчете имам-хатибы.
Илдар хәзрәт Баязитов 2012 елда "Ел татары”, "Ел имамы” дигән исемнәр алды. Ул шулай ук Татарстан, Чечня, Дагыстан, Пермь һәм башка төбәк мөселманнарының рәхмәт хатларын алуга иреште. Ник дигәндә, "Ярдәм” мәчетендә шушы төбәкләрдә туып-үскән күрмәүче мөселманнарны динебезгә өйрәтүдәге хезмәтләре билгеләнеп үтелде.

Без аңа Аллаһының рәхмәтендә булып, озын-озак гомер кичерүен теләп калабыз.

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе