
Казандагы “Ярдәм” мәчете имам-хатибы Илдар хәзрәт Баязитов Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан идарәсе җитәкчесе Радик Ильясовтан Рамазан ае уңаеннан котлау хаты алды. Анда мондый юллар язылган:
«Хөрмәтле Илдар хәзрәт Баязитов!
Сезне чын йөрәктән Ураза бәйрәме белән котлыйм! Мөселман дөньясында иң олы, иң изге бәйрәмнәрнең берсе буларак, Ураза гаете Рамазан аеның төгәлләнүен белдерә. Бик күпләр Аллаһ ризалыгын өмет итеп, 30 көн дәвамында таңнан алып кичкә кадәр хәләл ризыктан, судан тыелып тордылар. Рамазан аеның нигезендә игелек, шәфкатьлелек, якыннарың турында кайгыртучанлык кебек гомумкешелек кыйммәтләре ята.
Хөрмәтле дуслар! Ураза бәйрәме мөбарәк булсын, ул безне тагын да игелекле эшләргә һәм гамәлләргә әйдәсен, һәр йортка, һәр гаиләгә шатлык һәм якты өметләр алып килсен, тоткан уразаларыгыз, кылган гыйбадәтләрегез, гомумән, кылган һәр изге гамәлегез савапка булсын!”