Илдар хәзрәт Баязитов: Мөселманнар да спорттан читтә калырга тиеш түгел

Бүген, ягъни 25 июньдә кичке сәгать алтыда «Ярдәм” мәчете янына шактый күп яшьләр җыелган иде.

БӘЙЛЕ
2014 Июн 25

Бүген, ягъни 25 июньдә кичке сәгать алтыда «Ярдәм” мәчете янына шактый күп яшьләр җыелган иде. Аларның максаты велокросста катнашудан гыйбарәт.

Менә алар янына спорт киеменнән булган Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров та күрендә. Баксак, ул шулай ук велокросста катнашырга дип килгән икән.

Рөстәм хәзрәт журналистларга татарчалатып: «Мин велосипедта йөрергә бик яратам. Җәйне велосипедта йөрер өчен көтеп алам. Рамазан ае уңаеннан “Ярдәм” мәчете хезмәткәрләре шундый тәкъдим белән мөрәҗәгать иткәч, велокросста катнашырга шатланып риза булдым”,-дип сөйләде.

“Ярдәм” мәчете имам-хатибы, Татарстан мөфтие урынбасары Илдар хәзрәт Баязитов исә: “Татарстаныбыз спорт буенча зур уңышларга ирешеп килә. Узган елда Универсиаданы югары дәрәҗәдә үткәрүебез моңа ачык мисал. Тик мөселманнарга да спорттан артта калырга һич ярамый. Шуңа күрә без эшебезне бу беренче велокросста катнашудан башладык”,-диде.

Тиздән, ягъни 28 июньдә Җир йөзенә күләгәсен салачак Рамазан аена багышланган велокросста 50 дән артык мөселман катнаша. Алар Казан урамнары буйлап, “Мәрҗани” мәчетенә табан юл алды.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе