Илдар хәзрәт Баязитов: Мөселманнар арасында бурычлылар булмаска тиеш

Бүген, 26 майда, Казандагы “Ярдәм” Тернәкләндерү үзәгендә “Алиментлар буенча һәм башка төрле мәхкәмә...

БӘЙЛЕ
2014 Май 26

Бүген, 26 майда, Казандагы “Ярдәм” Тернәкләндерү үзәгендә “Алиментлар буенча һәм башка төрле мәхкәмә карарларын үтәүдә бурычлыларга җәмгыятьтә түзеп тормаслык мөнәсәбәт булдыру” дигән “Түгәрәк өстәл” үткәрелде. Анда Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батыр, “Ярдәм” мәчете имам-хатибы, мөфти урынбасары Илдар хәзрәт Баязитов, Казандагы Россия Ислам университеты мөгаллиме Рамил хәзрәт Гыйззәтуллин, Татарстан баш мәхкәмә приставы урынбасары Гөлнара Абдрахманова, Татарстан Республикасы Иҗтимагый Палатасы рәисе урынбасары Мөнир Гафиятуллин, Татарстан буенча суд приставлары хезмәтенең Федераль Идарәсе каршындагы Иҗтимагый советы әгъзасы Олег Маврин, Теләче районы өлкән суд приставы, бүлек җитәкчесе Марат Мияссаров, Казанның Совет районында алимент түләүләрен алучы Лилия Гафиятуллина һәм башкалар катнашты.

Башта сүз “Ярдәм” мәчете имам-хатибы Илдар хәзрәт Баязитовка бирелде. Ул ислам динендә бурыч мәсьәләсендә бик җитди эш итеп кару турында сөйләде. “Мөселманнар арасында бурычлылар булмаска тиеш”,-дип белдерде. Илдар хәзрәтнең сөйләвенчә, кеше вафат булып, аны җирләгәндә дә, шулай ук кыямәт көнендә дә аның бурычлары калу-калмау мәсьәләсе турында соралачак. Бурычы түләнмәү аркасында адәм баласының тәмугка да эләгү ихтималы бар. Шуңа күрә мөэмин мөселманга үзе исән вакытта барлык бурычларын түләп бетерү мәслихәт.

Мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батырның сөйләвенчә, хаҗга баручы кешенең шулай ук барлык бурычларын түләп бетереп китүе хәерле. Ник дигәндә, аның хаҗ вакытында вафат булып калуы да ихтимал. Яисә кеше үзенең бурычлары кемгә тиешле икәнлеген язып, теге яки бу әйберсен сатып, аның бурычларын каплау турында белдерәчәк. Һәм бу хакта аның варисларына белдерелә. Әлеге кеше көтмәгәндә вафат була калса, аның бурычларын варислары түләячәк. “Мөселманнар үзләренең бурычларын суд приставларына кадәр китереп җиткермәскә, алдан түләп куярга тиешләр. Ислам динендә исрафчылык гөнаһ санала. Тагын да мулрак яшәү өчен кредит алу да безнең идеалларга туры килми. Кеше үзенең куллану колына үйләнмәскә, ризыкны да, башка әйберләрне дә җитәрлек күләмдә генә кулланырга тиеш. Ә суд приставларының эше җәмгыятебез өчен бик мөһим, хәтта пычраграк та дип әйтер идем. Ә суд карары тормышка ашмаса, законга хөрмәт булмаячак”,-дип белдерде Рөстәм хәзрәт.

“Түгәрәк өстәл”дә чыгыш ясаучылар күп булды. Аларның фикере уртак иде: алиментчыларны һәм башка төр бурычы булганнарны үз вакытында түләтү мәслихәт. Ә моның өчен җәмгыятебезне алдан әзерләү зарури.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр

© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе