Илдар хәзрәт Баязитов һәм Разия Садыйкова әфьюнгә бәйле булганнар өчен тернәкләндерү үзәген ачу мәсьәләсен тикшерделәр

Татарстан мөфтие урынбасары, “Ярдәм” хәйрия фонды советы рәисе Илдар хәзрәт Баязитов, “Ярдәм” фонды президенты Илһам Исмәгыйлев һәм Татарстан Дәүләт Советы депутаты Разия Садыйкова...

БӘЙЛЕ
2015 Фев 18

Татарстан мөфтие урынбасары, “Ярдәм” хәйрия фонды советы рәисе Илдар хәзрәт Баязитов, “Ярдәм” фонды президенты Илһам Исмәгыйлев һәм Татарстан Дәүләт Советы депутаты Разия Садыйкова, Татарстан Президенты аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәровның йөкләмәсе буенча әфьюннән бәйле булганнарга тернәкләндерү үзәген ачу мәсьәләсен тикшерделәр.

Депутат Разия Садыйкова белән очрашу вакытында Илдар хәзрәт Баязитов билгеләп узганча, наркотиклардан бәйле кешеләр белән эшләү ТҖ МДНнең өстенлекле юнәлеше булып тора. Бүгенге көндә әфьюннән бәйле булганнарга тернәкләндерү үзәген ачу өчен бина кирәк.

Нәркотиклардан бәйле булганнар өчен тернәкләндерү үзәге үзенең эшчәнлеген “Сәламәт яшьләр” һәм “Ярдәм” фондлары булышлыгында алып барачак. Авыру кешеләрне тернәкләндерү “12 адым” программасы нигезендә тормышка ашачак. Ул дарулар белән дәвалауны психологик тернәкләндерү аша алып баруны күз уңында тотачак.

Беренче яртыеллыкта аларга медицина ярдәме күрсәтеләчәк, шулай ук психологлар, педагоглар булышачак, авырулар физик һәм рухи яктан аякка бастырылачак. Киләсе этап – ресоциализация.

Татарстан Дәүләт Советы депутаты Разия Садыйкова әфьюннән бәйле булганнарга тернәкләндерү үзәген ачу проектын хуплады һәм күп кырлы ярдәм итәргә ышандырды.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе