Шулай да кайберәүләр әле лифтләрен дә куеп бетермәгәннәр, нигә ашыктылар икән дигән сорау белән дә мөрәҗәгать итәләр. Аннары бәгъзеләре Тернәкләндерү үзәге урнашкан "Сөләйман” мәчетенең киләсе язмышы белән дә кызыксыналар. Чынлап та шулай бит. Элек Левченко бистәсендә дини тормыш кайнап торды. Анда булган кешеләрнең фикеренчә, хәзер "Сөләйман”га йөрүчеләр азайган, дини тормыш сүлпәнләнеп калган.
Хәбәрчебез Хатыйп Гәрәй Татарстан мөфтие урынбасары, "Ярдәм” мәчете имам-хатибы Илдар хәзрәт Баязитов белән ифтардан соң очрашып, әнә шулар хакында сөйләште.
-Әйе, Тернәкләндерү үзәгенең эшләре бетмәгәнгә күрә, без башта аның ачылуын ашыктырырга теләмәгән идек,-дип башлады сүзен Илдар хәзрәт. Аннары ул болай дәвам итте: "Бәлки Рамазан гаете көнендә ачарбыз дигән фикерләребез дә бар иде. Аннары күңелебез Рамазан аенда ачсак, бәрәкәтлерәк булыр дип тойды. Шулай да яңа урынга кешеләр йөрерме дигән шикләнүләребез дә булмады түгел. "Ярдәм” мәчетенә беренче көннән үк халык ташкыны агылгач, дөрес уйлаганлыгыбызны аңладык. Ә мәчетебез искитмәле матур килеп чыккан. Урыны да уңайлы җирдә, нәкъ без теләгәнчә, без хыялланганча килеп чыкты. Хак Тәгалә Үзе безгә ул җирне бүлеп биргән диярсең. Моның өчен беренче Раббыбызга олуг рәхмәтләребезне белдерсәк, икенче итеп Татарстан җитәкчелегенә, Казан мэры Илсур Рәис улы Метшинга җылы хисләребезне әйтәбез. Ә "Сөләйман” мәчетенә килгәндә, без аны ташламыйбыз. Кыскача итеп әйткәндә, "Ярдәм” мәчете "Сөләйман” мәчетен ташламас, чөнки мөселман - мөселманга кардәш һәм бертуганыдай якын, кадерле.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Бир, Раббым, иман нурлары.
Иманга кайту.
Тәкәбберлек!