Илдар Баязитов белән Мәликә Гыйльметдинова Россия татар имамнары форумында катнашты

"Ярдәм" мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитов белән "Ярдәм" тернәкләндерү үзәге директоры...

БӘЙЛЕ
2014 Июн 16

"Ярдәм" мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитов белән "Ярдәм" тернәкләндерү үзәге директоры Мәликә Гыйльметдинова Россия татар имамнары форумында катнашты.

“Милли тормыш һәм дин” V Бөтенроссия татар дин әһелләре форумында катнашучылар пленар утырышка җыелды. Җыен Коръән укудан башланып китте. Россиянең 52 төбәгеннән 900гә якын татар имамын җыйган чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Президент дин әһелләренә үзенең рәхмәтләрен җиткерде һәм “Форумның Координацион советы төзелеп, килешенгән мәсьәләләрне хәл итү өчен даими эшли башлаячак, безнең бергә булуыбыз үзебезнең халкыбыз, үзебезнең динебез өчен кирәк - бергә булсак кына зур эшләр башкара алырбыз”, - дигән сүзләрне әйтте.

Аннары форумда катнашучыларны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин сәламләде. “Узган ел “Ислам һәм татар дөньясы: үсешнең концептуаль нигезләре” дип аталган документны кабул иткән идек. Концепциягә карап-укып татар мөселманнары юл башын күрергә һәм алга таба ул юл кайсы тарафка алып барганын чамаларга була. Ләкин шуны аңларга кирәк: бу документ - юлны гына күрсәтми, шушы юлдан барганда нинди гамәлләр кылуны да күздә тота. Гамәлсез аның файдасы бик аз булыр. Гамәлсез юл - бушка үтелгән юл, бушка сарыф ителгән вакыт бит ул”, - дип динебез һәм халкыбыз өчен бергәләп матур гамәлләр кылырга чакырды. Шулай ук әлеге документ кабул ителгәннән соңн нәзарәт тарафыннан кылынган эшләр белән таныштырды. Концепция Татарстан имамнары өчен махсус чыгарыла торган “Шура” журналында бастырылды, республиканың һәр имамына җиткерелде. Әлеге мөһим документта язылганнарны күздә тотып, нәзарәт республикада “2014 елны - гореф-гадәтләрне торгызу елы” дип игълан итте. “Татар халкының рухи мирасын өйрәнү - исламга дәгъватның нәтиҗәле юлы ул”, - диде Камил хәзрәт. Нәзарәт, шулай ук мәдрәсәләргә бабаларыбыз укыган дәреслекләрне кире кайтару ниятенә алынды. Узган ел сыйфатлы дини китапларга ихтыяҗ артуны исәпкә алып, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан “Хузур” нәшрият йорты оештырылды. “Хузур” нәшрият йорты 27 китап бастырды (гомуми тираж 136 мең данә).

“Раббыбыз бу эшләрне дәвамлы һәм бәрәкәтле итсә иде. Аллаһы Тәгалә Коръәннең хакыйкый булуын саклый. Без исә ислам динен сакларга һәм таратырга тиеш. Пәйгамбәребез бер хәдисендә: “Туры юлга баскан милләт, әгәр араларында аерымлык һәм таркаулык барлыкка килмәсә, азмас”- дигән. Барчабызга Исламның бөеклеген һәм күркәмлеген күрсәтеп, динебез кыйммәтләрен халкыбызга җиткерергә мөмкинлекләр бирсен иде”, дигән текләрен җиткерде.

Җыенда мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Батыр нәзарәтнең социаль проектлары белән таныштырды. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте быел "Дөньяны бергәләп яхшыртабыз!" дип аталган яңа проектны тормышка ашыра. Мәрхәмәтле булырга, изгелек кылырга чакырган 40 краткометраж фильм hәм видеоролик әзерләү каралган. Әлеге роликлар туган җирне, гаиләңне яратырга, милли гореф-гадәтләрне сакларга да өнди.

“Социаль ислам идеясе ул, проект кына түгел. Без аны курыкмыйча татар халкының дини, яңа үсеш юлы дип атый алабыз. Бу идеяне тормышка ашыру татарларга Россия мөселманнары арасында интеллектуаль-рухи сферада лидерлыкны сакларга ярдәм итә. Социаль ислам ул – безнең, җәдитче бабайлар кебек үк заман белән бергә баруыбызны, алай гына түгел, күп дин кардәшләребездән бер адым алга китүне күрсәтә торган бер ноу-хау”, - диде мөфти урынбасары сүзен йомгаклап.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе