
Дәүләт Думасы декабрьдә балалар арасында матурлык конкурсларын тыючы закон проектын беренче укылышта караячак. Парламентарийлар фикеренчә, мондый чаралар балалар психикасын какшата, дип яза "Российская газета".
Закон проекты нигезендә, закон бозарга теләгән ата-аналар һәм укытучылар 5 мең сумга штрафка тартылачак, ә юридик затларны катгыйрак җәза көтә - алар 1 миллион сум акчаларын чыгарып салырга тиеш булачак.
Балигъ булмаганнар арасында матурлык конкурсларын тыю фикере февраль аенда ук яңгыраган иде. Экспертлар андый чараларның бернинди яхшы ягы да юк дип саный: оттыручы үз эченә бикләнә, ә җиңгән якка, кем әйтмешли, утка май гына өсти. "Бу бөтен игътибарны үзеңнең тышкы кыяфәтеңә юнәлтү дигән сүз. Укучылар өчен бу бик начар, чөнки баланың бөтен аңы үзен матурлауга китә", - ди психология фәннәре докторы Елена Смирнова. Аның фикеренчә, балаларның тышкы кыяфәтен чагыштыру һәм бәяләү мәгънәсез, чөнки һәр бала үзенчә матур, ә бәләкәй кызларны бизәндерү һәм олыларныкы кебек прическалар ясау - аларны балачактан мәхрүм итүгә тиң.
Закон проектында да нәкъ менә шул хакта әйтелгән: җиңелүчеләрдә күп санлы комплекслар туа. Хәтта дисморфомания синдромы барлыкка килергә мөмкин, бу очракта, баланы нинди дә булса физик кимчелекләр турында тынгы бирми торган фикерләр борчый, дип хәбәр итте "Татар-информ".
P. S. Шәригать кануннары нигезендә дә матурлык конкурсларын үткәрү хупланмый. Адәм баласы фәкать изге, игелекле гамәлләр кылуда гына ярыша ала. Ә болай ул Раббыбызның колы булып исәпләнә һәм намаз уку, ураза тоту, зәкят сәдакасын бирү, хаҗ кылу кебек гыйбадәтләрне үтәргә тиеш була.