
Бу көннәрдә Казандагы “Ярдәм” мәчетендә башкалабызда гына түгел, хәтта Татарстанда иң зур чатырларның берсе төзелде, дисәм дә хата түгелдер. Ул тиздән башланачак Рамазан аена (ул быел 18 июньдә керә) багышлап корылды. Әлеге чатырда күрмәүчеләр, балалар церебраль параличы белән авыручылар, ишетмәүчеләр, ятим балалар һәм мәхәллә халкы, ягъни берьюлы 1000 кеше ифтар кыла алачак.
Тагын шунысы бер яңалык булып тора: быелгы ураза вакытында ир затлары аерым, хатын-кызлар аерым авыз ачачак. Ифтар мәҗлесенә куелачак ризыклар да биредә үк пешереләчәк. Моның өчен ике зур казан бүгеннән үк бирегә китереп куелган инде. “Ярдәм” мәчетенең имам-хатибы Илдар хәзрәт Баязитов әйтүенчә, тиздән тагын бер казан китереләчәк, чәй исә 50 литр сыешлы самавырда кайнатылачак. Шулай ук биредә җиләк-җимештән компот пешерү дә күз уңында тотыла.
Чатырдагы барлык эшләрне волонтер яшьләр башкара. Ул быел татар һәм рус телләрендә матур итеп бизәлде, анда Пәйгамбәребезнең “Күрмәүчене 40 адым алып барырга булышкан кеше оҗмахка керәчәк” кебек хәдисләренә дә урын бирелде. Шунда ук шагыйрә, волонтер Лилия Сәлахетдинованың күркәм рәсеме карап тора. Ул: “Мин “Ярдәм”дә яшәү мәгънәсен таптым”,-ди. Бирегә “Ярдәм” мәчетенең күрмәүче мөгаллимнәре Фәнис хаҗи Мингәрәев, Идрис Хәйретдинов, Руслан Закировның фотосурәтләре дә бар. Быел Казандагы Россия Ислам университетын тәмамлаган Фәнис хаҗи Мингәрәев ул рәсемдә: “Мәчетебез шулай ук гөрләп, балкып торса иде, чөнки шушы гыйбадәтханә – барыбыз өчен дә зур шатлык һәм олуг бер дөнья. Монда без бердәм, монда без рухланабыз, үзебезгә көч-куәт табабыз. Шушы мәчетебезгә даими ярдәм итүче әһелләргә Хак Тәгалә көткән җирдән дә, көтмәгән урыннардан да нигъмәтләрен гел биреп торса иде”,-ди.
Әйе, нәкъ шулай: тырышып-тырмашып динебезне өйрәнүче күрмәүчеләргә, башка төр зәгыйфьләргә булышкан һәркемгә Раббыбыз Үзенең мәрхәмәтен бирсен, рәхим-шәфкатен, рәхмәтен салсын иде, дигән теләктә калабыз. Шулай ук тагын 10 көннән, хәтта 9 көннән башланачак (17ендә – тәүге тәравих) Рамазан аен да бергәләп, күркәм рәвештә үткәрү насыйп булса иде.
Хатыйп ГӘРӘЙ