10-30 апрель көннәрендә Татарстанда Халыкара мөселман киносы фестивалендә катнашкан иң яхшы фильмнар күрсәтелә. Бу хакта фестивальнең рәсми сайты хәбәр итә.
“Фестиваль кайтавазы” дип аталган программа республиканың 26 шәһәрендә – Казанда “Мир” кинотеатрында, Түбән Камада, Бөгелмәдә, Лениногорскида, Минзәләдә, Алабугада, Зәйдә, Сарманда, Пирәчтә һ.б. урыннарда күрсәтеләчәк.
Тамашачыларга В.Глаголеваның “Бер сугыш”, Б.Башның “Зефир”, А.Чианчиның “Югары кат сул канат”, Р.Төхвәтулинның “Бөркетләр”, С.Р.Мир-Кәриминең “Шикәр шакмагы”, фильмнары тәкъдим ителәчәк. Программаны XVIII Халыкара мөселман киносы фестивале лауреаты булган “Әбү, Адәм улы” тулы метражлы нәфис фильмы ачачак.
Чыганак: "Татар-информ"