
6 март көнне Буа шәһәренең Хаҗилар мәчетендә кичке вәгазъ кичәсен Казан шәһәренең Ярдәм мәчетенең имамы Фәнис хәзрәт Миңгәрәев алып барды.
Фәнис хәзрәт халыкка үзенең төпле вәгазендә Аллаһ Тәгаләгә шөкер итү, буйсынуны җиткерде. Хәзрәттән интервью алынды, ул Буа халкының мәчетләргә бик яратып йөрүен хуплады, районда ислам диненең күәтле булуын бәян итте. Вәгаздә 150 дән артык кеше катнашты. Мәҗелес корбан ашы белән тәмамланды дип хәбәр итте Диния нәзарәте матбугат хезмәте.