
Кичә Казанның "Гаилә" мәчетендә "Гыйлем бәйрәме" уздырылды. Бу "Гыйлем бәйрәме" мәхәллә мөселманнары күңелендә иң беренчесе булганы өчен генә түгел, куанычлы нәтиҗәләре белән дә истә калыр, мөгаен. Бу уку елында "Гаилә" мәчете каршындагы курсларда өлкәннәр һәм балалар - барлыгы 180 гә якын кеше белем алды.
Шәкертләрне 16 мөгаллим - югары белемле абыстайлар, хәзрәтләр укытты. Уку елының уңышлы тәмамлануын алар зурдан кубып үткәрергә булды - махсус аш-су осталары яллап әзерләнгән табын янына ул көнне 250 дән артык кеше җыелды.
Татарстан мөфтие урынбасары, "Гаилә" мәчетенең имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, шәкертләрне һәм мөгаллимнәрне "Гыйлем бәйрәме" белән котлап, аларга рәхмәт сүзләрен дә җиткерде. “Сез биргән белем ул – әманәт. Аллаһы Раббыбыз сездән разый булсын, савапларын язсын! - дип мөрәҗәгать итте ул укытучыларга. - Монда бар да сәдака, укыту өчен кирәк булган әсбаплар: тактадыр, партадыр, башкасыдыр - иганәчеләребез бүләге. Аларга да әҗер-саваплары язылсын”. Аннары хәзрәт, Пәйгамбәребез (с.г.в.) хәдисләренә нигезләп, гыйлем алуның һәр мөселман өчен мөһимлеге турында вәгазь сөйләде.
Соңыннан мәчет каршындагы курсларга йөргән барча шәкертләргә “Ислам нигезләре” гыйлеме буенча 160 сәгатьлек курслар үтүләре турындагы сертификат тапшырылды. Бәйрәмгә бик күп кунаклар да чакырылган иде. Казан шәһәре башкарма комитетының телләрне үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек итү бүлеге җитәкчесе Ирек Арсланов та мәхәллә халкын бәйрәм белән котлады. "Казанның 59 мәчетендә бүгенге көндә җомга намазлары укыла һәм дини эшчәнлек алып барыла икән бу - безнең өчен зур горурлык. Гаилә мәчете әле узган ел гына ачылса да, мәхәллә булып оешып, инде шәһәребезнең иң күренекле рухи үсеш үзәкләренең берсенә әверелде. Сезнең эшчәнлектән башка моны күз алдына да китереп булмый. Намазга кеше йөрмәсә, мәчетнең ни кадере булыр?!" - диде ул, хәзрәтләрнең югары дәрәҗәдә эшчәнлек алып баруларын ассызыклап. Аннары балалар ел дәвамында биредә алган белемнәрен күрсәттеләр, Коръән аятьләре укыдылар, мөнәҗәтләр әйттеләр, кызыклы викторина сорауларына җавап бирделәр. Бәйрәм табыны мул булды, дип хәбәр итә ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте.
Чыганак: "Татар-информ"