Эшкәртелгән беркетмәләр нәтиҗәләре буенча Рөстәм Миңнеханов 95,9 процент тавыш җыйган

Татарстан ҮСК җитәкчесе Әгъзам Гобәйдуллин хәбәр итүе буенча, әлеге минутларда 40 процентка якын беркетмә эшкәртелгән. Бу − 693 мең 733 сайлаучы дигән сүз.

БӘЙЛЕ
2015 Сен 14

Татарстан ҮСК җитәкчесе Әгъзам Гобәйдуллин хәбәр итүе буенча, әлеге минутларда 40 процентка якын беркетмә эшкәртелгән. Бу − 693 мең 733 сайлаучы дигән сүз.

Нәтиҗәләр исә мондыйрак: Рөстәм Миңнеханов өчен 95,9 процент тавыш бирелгән, Хафиз Миргалимов 2,1 процент, Рушания Бильгильдиева 1 процент, Руслан Йосыпов 0,65 поцент тавыш җыйган.

ТР Үзәк сайлау комиссиясенең Бердәм мәгълүмат үзәгендә Әгъзам Гобәйдуллин сүзләренчә, беркетмәләрне санау буенча шикаятьләр килмәгән.

Рөстәм Миңнеханов лидерлык иткән сайлау участокларының саны исә 1101 берәмлек тәшкил итә.

“Эш дәвам итә, мондый тизлек белән эшләгәндә, иртәнгегә кадәр төгәл нәтиҗәләрне беләчәкбез”, - диде Ә. Гобәйдуллин.

ҮСК җитәкчесе сүзләренчә, эшкәртелгән беркетмәләр буенча сайлауларга килүчеләр саны шуңа хокукы булганнарның якынча 92 процентын тәшкил итә.
Чыганак: "Татар-информ"


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе