"Энҗе" бәйгесендә мөслимәләрнең осталыгы сыналды

15 март көнне Казанның "Ярдәм" мәчете нигезендә мөслимәләр өчен ”Энҗе” дип исемләнгән кул эшләре...

БӘЙЛЕ
2014 Мар 17
15 март көнне Казанның "Ярдәм" мәчете нигезендә мөслимәләр өчен ”Энҗе” дип исемләнгән кул эшләре бәйгесе оештырылды. Ул күргәзмә-сату формасында үтте. Бәйгене мөселман яшьләренең "Иман йорты" клубы оештырды.

Биредә 15 катнашучы булды, һәркайсы Татарстанның төрле төбәкләреннән төрле яшьтәгеләр иде. Жюри әгъзалары - Татарстанның халык артисты Гөлзада Сафиуллина, «Ярдәм» тернәкләндерү үзәге җитәкчесе Мәликә Гыйльметдинова, дизайнер Наҗия Галимова, шагыйрә Лилия Сәләхетдинова бәйгедәге эшләрнең иң яхшыларын төрле номинацияләргә билгеләде. Бүләкләрне исә «Ярдәм» фонды, «Зәкят» фонды, «Хәләл» комитеты, «Акчарлак» газетасы, «Тылсымлы куллар» журналы тәкъдим итте.

«Энҗе» күргәзмәсендә чыннан да энҗедәй нәфис һәм зәвыклы кул эшләре тэкъдим ителгән иде. Кызлар үзләренең чигү, бәйләү, тегү, бисер белән эшләү, топиарий, коллажлар ясау, агачтан уенчыклар һәм милли бизәкле сувенирлар ясау һәм башка төрле өлкәләрдә осталыкларын күрсәтте. Көн дәвамында күргәзмә залында түләүсез мастер-класслар оештырылды.

«Энҗе» кул эшләре күргәзмә-бәйгесен оештыручылар ярты елдан соң очрашырга тәкъдим итте. Катнашучылар исә ул вакытка тагын да сыйфатлырак эшләрен алып килергә, камилләшү өстендә эшләргә сүз биреп таралышты.

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр

© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе