- Безнең бүлек юристлары халыкның якланмаган өлеше – юридик киңәшкә мохтаҗ булганнар белән эшлиләр. Без гражданнар эше буенча тиешле инстанцияләргә теге яки бу мәсьәләдә булышуларын сорап мөрәҗәгать итүбез, диненә һәм милләтенә карамастан, кешеләрнең хокукларын яклыйбыз.
Бүгенге көндә без берәүгә ата-ана хокукын кайтаруга ярдәм иттек. Бүлекнең яңа гына эшли башлаганлыгын исәпкә алсак, бу бер билгеле күрсәткечтер.
Хәзерге вакытта без шәхси учреждениене - Гаилә, хатын-кызлар һәм балалар комитетын теркәү гамәле белән шөгыльләнәбез. Аның оештыручысы – ТҖ МДН. Бу комитет әһелләре аерылышуга кадәрге мәсьәләләрен тикшерәчәкләр, аның белгечләре кешеләргә психологик ярдәм күрсәтәчәк, профилактик әңгәмәләр үткәрәчәк, безнең бүлек исә аларга юридик яктан булышачак.
Моннан тыш, без яшь белгечләрне грантлар белән тәэмин итү, ТҖ МДНнең Устав максатларын хәл кылуга килү торган грантлар бирү тәртибе турында нигезләмә эшләдек. Бу нигезләмә ТҖ МДНнең социаль эш, волонтерлар хәрәкәте, хокук яклау эшчәнлеге, матбугат эшчәнлеге, традицион дини кыйммәтләрне дәгъват кылучы ММЧ (кәгазьгә бастыру һәм электрон) белән бәйле эш, ТҖ МДНнең Мөслимәләр берлеге һәм Яшьләр хәрәкәте кебек юнәлешләргә булышу максатларын күз уңында тотып эшләнде.
Дини өлкәдә хезмәт куючы яшь мөселманнарга булышу аеруча зур әһәмияткә ия.
Барлык кызыксындырган сорауларга ТҖ МДНнең Хокук яклау бүлегенә мондый телефон аша шалтыратып мөрәҗәгать итергә мөмкин:
(843) 292-42-08