Дагыстанлы Ислам Костуев: Мондый тамашаны беренче күрдем

Бүген Казандагы “Ярдәм” мәчетендә белем алучы 20 мөселман кардәшебезгә Җиңү паркын зиярәт кылу...

БӘЙЛЕ
2014 Май 26

Бүген Казандагы “Ярдәм” мәчетендә белем алучы 20 мөселман кардәшебезгә Җиңү паркын зиярәт кылу мәрасиме үткәрелде. Моның максаты: дөнья йөзен күрүдән мәхрүм булган инвалидларга ватанпәрвәрлек тәрбиясе бирүдән гыйбарәт иде.

Экскурсияне үткәрүче гид шәкертләргә Неммерсдорф пунктында (ул хәзер Калининград өлкәсенең Маяковский авылы) бер танк, 3 үзйөрешле артиллерия, 2 БТР, 2 йөк машинасына броня тишүче мылтыктан атып, аларны яндырган Советлар Союзы Герое Сабир Әхтәмов, Казанда туып – үскән, 1993 елның 23 февралендә Мәскәүдә вафат булган Советлар Союзы Герое Николай Столяров һәм башка каһарманнар турында сөйләде.

Күрмәүчеләр Җиңү паркындагы экспонатларны: танкларны, очкычларның канатларын, двигательләрен, корпусларын тотып карадылар. Аннары гид аларга сугышта катнашкан танклар, БТРлар, БМПлар, башка төр техника хакында мавыктыргыч кыйсса итеп сөйләде. Күрмәүчеләргә бу, әлбәттә, бик ошады. Алар аннары Мәңгелек ут янында басып тордылар. Гид инвалидларга Татарстан егетләре һәм кызлары кайсы фронтларда сугышта катнашулары турында бәян кылды. Шул чагында Дагыстаннан Казанга дини белем алырга килгән мөселман кардәшебез Ислам Костуев: “Минем мондый күңелле һәм моңсу тамашаны беренче күрүем”,-дип әйтеп куйды.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе