
Полиция хезмәткәрләреннән алынган мәгълүматларга караганда, 23 июньгә каршы төндә бу республиканың Кохаброссово авылында яшәүче Мөхәммәд Абдуллаевның өенә 3 кораллы җинаятьче бәреп керә. Йорт хуҗасы аларга каршы ут ача. Нәтиҗәдә, җинаятьчеләрнең берсе атып үтерелә.
ЭЭМ хезмәткәрләре һәлак булган бәндәнең шәхесен ачыкладылар. Ул Унцукуль районының Гыймра авылында торучы 28 яшьлек Мөхәммәдхәбиб Абдуллаев булып чыга. Һөҗүм итүчеләрнең икесе "Нива” автомобиленә утырып китә.
Атышу барышында имамның хатыны һәм 15 яшьлек улы яралана. Алар Унцукуль районының үзәк хастаханәсенә китерелә.
Хәзерге вакытта "Вулкан-4” оператив планы тормышка ашырыла.
Хәбәр "Яндекс”тан алынды