Гайшә (р. г.) әйтүенчә, Аллаһ Рәсүле төнлә торып, ике кыска намаз укый торган булган.
(Мөслим)
Россия мөфтияте төзелү уңаеннан, Чувашия мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов Татарстан Фәннәр Академиясендә бер җыелыш үткәргән иде. Без шулчагында беренче мөфтиебез Мөхәммәдҗан Хөсәеновның (1756-1824) булуын да белдек.
Менә хәзер без шул беренче мөфтинең хезмәтләре белән дә танышу бәхетенә ирештек. Аллага шөкер, без ул китапны кулыбызга тотып укый да алабыз.
Китап «Хөрмәтле укучылар, Мөхәммәд Устуваниның «Устувани китабы» яки «Мөһим дини мәсьәләләр җыентыгы” китабын XIX гасыр башында Россиянең беренче мөфтие, Оренбург мөселман дини җыелышы рәисе Мөхәммәдҗан Хөсәенов басмага әзерли. Бүген бу җыентык Мәскәү мөфтиятенең дини, фәнни һәм тарихи китаплар сериясен бастыруны максат итеп куйган “Россия мөселманнары мирасы” проекты кысаларында яңадан халкыбыз хозурына тапшырыла” дигән юллар белән башлана. Бу юллар Мәскәү каласы һәм Үзәк төбәк, Чувашия Диния нәзарәте мөфтие, Россия Иҗтимагый Палатасы әгъзасы Әлбир хәзрәт Кргановның кереш сүзеннән алынды.
Устувани китабын аның шәкерте яза. Башта ул кулъязма рәвешендә тарала. Аннары китап 1802 елда тәүге тапкыр Казанда басыла.
Татар басмаханәсенең беренче җитәкчесе Габделгазиз Бурашевка, беренче мөфти Мөхәммәдҗан Хөсәеновка Аллаһының рәхмәтләре яусын.
Китапта ислам гыйлеменә бәйле барлык мәсьәләләр дә күтәрелә, алар баблар рәвешендә аңлатыла. Мәсәлән, “Баб: иман мәсьәләләре, исламның биш баганасы. Тәһарәткә, истинҗага, госелгә кагылышлы, мәчеткә керү әдәпләре, намаз мәсьәләләре, җомга әдәпләре дә бәян ителә. Китапта шулай ук әйләнү һәм бию (кайбер суфиларның биеп, музыка кораллары кулланып зикер әйтү рәвеше) бәянындагы юллар да бар. Суфиларның бу гадәте тәнкыйть ителә. “Ир белән хатынның хаклары бәянында” дигән бүлектә ирләрнең хатын-кыз каршындагы 35 хакы, хатын-кызларның 45 хакы турында аңлатыла. Гомумән, бу китап аңлатмаларның күп булуы белән дә үзенә җәлеп итә. Намаз зикерләре белән танышу аеруча җанга якын.
Динебезгә кагылышлы китапны Казандагы “Ярдәм” мәчете кибетеннән алырга мөмкин. Каты тышлы бу китап биредәге “Зур Казан” басмаханәсендә нәшер ителде.
Дәвамлылыкның дәвамлы булырга тиешлеген истән чыгармыйк, мөхтәрәм җәмәгать!
Әлмира ҺӘДИЯ, җәмәгать эшлеклесе, «Ярдәм” мәчете

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Бир, Раббым, иман нурлары.
Иманга кайту.
Тәкәбберлек!