Дөньяның футбол Кубогы Германия җыелма командасы җиңүен бәйрәм иткәндә “яраланган”

Spiegel басмаханәсе хәбәрчесе белән әңгәмә вакытында Немец футбол берлеге президенты Вольфганг Нирсбах...

БӘЙЛЕ
2014 Июл 25

Spiegel басмаханәсе хәбәрчесе белән әңгәмә вакытында Немец футбол берлеге президенты Вольфганг Нирсбах ФИФАның футбол Кубогы – футбол буенча дөнья чемпионатының төп трофее моннан бер атна элек Бразилиядә Германия җыелма командасы җиңүен бәйрәм иткәндә зарарланды, дип белдерде.

“Кубокның бер кисәге сынып чыккан. Тик ул куркыныч түгел: безнең аны рәтләрлек белгечләр бар”,-дигән Нирсбах.

Трофейны кем ваткан? Моны белү мөмкин булмаган. “Без тәфсилле һәм тирән тикшерү үткәрдек, әмма ул бернинди нәтиҗә бирмәде”,-дигән Германиянең футбол берлеге президенты.

Bild басмаханәсе билгеләп узганча, ФИФА Кубогының оригиналы зыян күрмәгән, бәлки аның күчерелмәсе зарарланган. ФИФА кагыйдәләре нигезендә, Кубокның асыл нөсхәсе бу оешмада саклана, ә җиңүче командаларга аның күчерелмәсе генә бирелә.

Германия җыелма командасы быел дүртенче тапкыр футбол буенча дөнья чемпионына әйләнде. Алар Аргентина җыелма командасын 1:0 исәбенә оттылар. Уенның өстәмә вакытында “Бавария” командасы уенчысы Марио Гетце керткән туп немецларга җиңү китерде. Алманлылар алдагы чемпион исеменә 1990 елда Италиядә шул ук команданы – аргентинлыларны отып ирешкән иде.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© ИА "Татар-Ислам"
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 16+. т.8 9655883326
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе