Дөньябызда җиңү яулады Җир-Ананың улы, кызлары

Бүгенге көндә Россиянең күп кенә төбәкләрендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылап, Ватан сугышы ветераннары белән очрашулар булып уза.

БӘЙЛЕ
2015 Май 05

Бүгенге көндә Россиянең күп кенә төбәкләрендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылап, Ватан сугышы ветераннары белән очрашулар булып уза. Бүген исә шундый күрешү Казанның “Ярдәм” мәчетендә дә үткәрелде.

Кунак бүлмәсендәге өстәлләргә хәләл ризыклардан пешерелгән бәлеш һәм өчпочмаклар, төрледән-төрле җиләк-җимеш, алма, хөрмә, груша, йөземнәр тезелгән. Теләгәнеңне аша, җимеш суларыннан, ризыклардан авыз ит. Өстәлләрдә – чәчәкләр. Әлеге мәҗлестә сугышта катнашкан дин кардәшләребез дә бар иде.

Тагын шуны әйтим әле: бу җырлы-моңлы кичәгә Ялта каласының Язучылар Берлеге әгъзасы, 4 китап авторы, филология фәннәре кандидаты Фоат Мортазин да килгән иде. Ул танылган журналист кеше. «Социалистик Татарстан», «Ватаным Татарстан», «Шәһри Казан” газеталарыннан аның мәкаләләрен укып бара идек. 90 яшьлек бу милләттәшебез Богдан Хмельницкий исемендәге орден белән дә бүләкләнгән. Кырымдагы милләттәшләребез хакындагы белешмәләрдә һәм башка тарихи чыганакларда да әлеге Фоат аганың исеме бар. Ул “Хәят бакчасының ал гөле, син чәчәкле майның илаһи ал таңы” дигән сүзләр белән моннан биш ел элек вафат булган хатыны Хәдичәне исенә төшерде. Хәзер ул үзе генә тормыш итә, яза икән. Аның чыгышы үтә дә хисле һәм кадерле булды. Тынычлыкның кадерен белергә чакырды ул. Фоат Мортазинның чыгышына ялгап, ватан сугышында катнашкан ветеран Галина Михайловна да фашизмның мәкерле булуын ачынып сөйләде. Газ камераларында, тоткынлыкта интектерелеп һәлак булганнарны искә төшерде. “Күп корбаннар бәрабәренә яуланган җиңүне яшьләребезгә әйбәтләп аңлатырга тиешбез”,-диде ул. Кызыл Армиянең бөтен Европаны коллыктан коткаруы хакында да тәфсилләп бәян итте.

90 яшьлек Гөлсирә Хисмәтуллина Кемероводагы бер шахтада мотористка булып эшләвен искә алды. Җиде операция кичергән инвалид икән, кызы да вафат булган.

Ветераннарны танылган моң ияләре Ренат Вәлиев, җырчылар Руслан Баһадур, Равил Харисов, Татарстанның атказанган артисты Марина Самкова котлады. Алар сугыш елларында җырланган көйләрне башкарып, ветераннарга бүләк итте.

Ветераннар үтә дә ихласи ниятле, социаль мәсьәләләр яктыртучы Илдар хәзрәт Баязитовка, “Ярдәм” мәчетенең башка хезмәткәрләренә үзләренең олуг рәхмәтләрен белдерделәр. Күрмәүчеләр Фәнис хәзрәт Мингәрәев, Венера ханым Хәлиуллина да хәзрәтләргә зур рәхмәтләрен әйтеп чыгыш ясадылар. Үзем дә Бөтенроссиягә үрнәк булып, фидакарьләрчә хезмәт куючы Илдар хәзрәткә һәм мәчетнең башка әһелләренә җылы сүзләремне ирештердем.

Җиңү көннәребез котлы, мөбарәк булсын! Барчабызга да хәерле, тыныч тормышлар насыйп әйлә, Раббым.

Раил хәзрәт Әхмәтевнең Коръән укуы илә башланган күркәм бу очрашу шулай ук матур, күңелле төгәлләнде дә.

Әлмира ҺӘДИЯ, җәмәгать эшлеклесе


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр

© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе