
Якында гына җылы диңгез ярларга кага. Күршесендә кар белән капланган калкулыклар. Кышкы спорт уеннары җантарларының яраткан урынына әйләнде.
Яшь авторлар үз күзләре белән әлеге барган вакыйгаларны, паралимпиадачы-спортчыларны күзәтте. Алардан интервью алып, «Паралимпиада репортеры» дигән гәҗитне чыгарылышка әзерләделәр. Ул меңнәрчә тираж белән Россия һәм Германиядә чыгачак, дип хәбәр итә интернет ресурслары.
РИИ студентлары Ленар Насыбуллин белән Рөстәм Мирзашәрипов та бу чараның шаһиты булдылар. Студентлар арасында иң актив, үткен фикерле булулары белән аерылып тора алар. Инглиз телен яхшы дәрәҗәдә беләләр. Менә шуңа күрә дә аларны волонтер итеп сайлап алганнар. Сочидан кайтып төшкәч тә, Ленар белән әңгәмә кордык.
-Ленар, бу сәфәрдән нинди хис-тойгылар калды синдә?
- О, бик ошады. Коллектив бик җылы булып, дустанә мөнәсәбәттә эшләдек. Мин төнге сменада эшләдем. Сочига бардык . Анда шундый матур, пальмалар үсә, үзебездәге һава торышыннан соң анда җылы. Ә без эшләгән җир карлы урын иде, анда, әлбәттә, суык.
- Сезгә нинди вазыйфа йөкләнгән иде, ниләр башкардыгыз?
- Без Рөстәм белән динара үзәктә эшләдек. Мәскәүдән килгән Мәхмүт хәзрәт җитәкчелегендә намаз бүлмәсенә беркетелгән идек. Камәт, азан әйтү, намаз укыту кебек эшләрдә булыштык.
- Эштән кала, димәк, буш вакытыгыз да булды?
-Әйе. Волонтерлар үз араларында төрле конкурслар оештырдылар, кайсыларында үзем дә катнаштым. КВНнар, «Минута слава» кебек уеннар үткәрдек, гитараларда уйнадык, буш вакытлар шулай күңелле үтте.
- Әлеге сәфәрдән үзеңә нинди дәрес алдың?
- Дөньяның кемнәре генә юк. Төрле кешеләр белән очрашып, алар белән аралашырга туры килде. Үз дөньяңа гына чумып яшәргә түгел, ә төрле вакыйгаларга һәрвакытта әзер булырга, аларны кабул итә алырлык дәрәҗәдә булырга кирәк. Алтын урталыкны табарга, баланста булу шарт.
- Спортчылар белән якыннан аралаштыгызмы?
- Алар белән артык якыннан аралашмадык, чөнки алар бик күп чыгып йөрмиләр. Бер кытай кешесе белән менә форманы алмаштырдык. (Өстендә әлеге кием)
- Шушы физик яктан мөмкинчелекләре чикләнгәннәр дә нинди генә спорт төрләре белән шөгыльләнмиләр. Шулардан чыгып, сау-сәламәтләргә нинди киңәшләр бирер идең?
- Кайсыларының ике аягы да юк, махсус протезлар белән йөриләр. Аякларын паралич сукканнар - сиртмәле арбаларда. Алар шундый көчле рухлы кешеләр. Яшәү дәрте күренеп тора. Һәрвакыт елмаялар. Бик күп сәламәтләр үзләренең тормышына канәгатьсезлек белдерәләр, зарланалар. Ә менә шундый кешеләргә карап, шөкер итәсеәң . Аллаһы Тәгалә сиңа аягың, кулың, күзеңне сау-сәламәт итеп яраткан. Без кадерен белмибез. Алар күп күләмдә акчалар исраф итеп булса да, үзләренең сәламәтлекләрен кайтарырга тотарлар. Ә безгә инде бушка килгән шул нигъмәтне сакларга кирәк.
- Үзең берәр спорт төре белән шөгыльләнәсеңме?
-Спортны үз итәм, ә тәгаен берәр төр белән шөгыльләнмим.
- Үзең дә студент буларак, студентларга әйтер сүзләрең нинди?
- Без ахирәт өчен тырышырга, аны яратырга тиеш. Шул ук вакытта бу дөньядан да аерылмаска кирәк. Казанда рәхәтләнеп динне тотырга мөмкичелекләр бар. Ә менә Сочи кебек җирдә сиңа әгәр дә кычкырып, Казандагыча, «Әссәламәгәләйкүм» дисәң, сәерсенеп караячаклар. Күпләрдә әле һаман да ислам турында дөрес караш юк. Бары тик ММЧдан алган, исламны каралтып күрсәтүче мәгълүмат кына. Шартлаттылар, үтерделәр, шартлаттылар, үтерделәр…Шуңа күрә безгә бу җәмгытькә социальләшергә кирәк. Динебезнең гүзәллекләрен үзебезнең күркәм гамәлләребез белән башкаларга да күрсәтсәк идек.
- Рәхмәт, Ленар, җавапларың өчен. Уңышлар!
Әңгәмәдәш - Сөмбел ШӘРИФУЛЛИНА