Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Болгар корылмаларында эшләр барышы белән танышты

Кичә Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительләр Советы рәисе Минтимер Шәймиев Болгар тарих-археология комплексында булды...

БӘЙЛЕ
2015 Май 22

Кичә Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительләр Советы рәисе Минтимер Шәймиев Болгар тарих-археология комплексында булды, анда ул Идел елгасы ярын төзекләндерү һәм кунакханә комплексы төзелеше мәсьәләләре буенча күчмә киңәшмә уздырды.

Бу чарада “Яңарыш” фондының башкарма директоры, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова, ТР Дәүләт Советы депутаты, “Алексеевскдорстрой” ҖЧҖ генераль директоры Фоат Вәлиев, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Спас муниципаль районы башлыгы Камил Ногаев катнашты.

Корылмаларны карау Идел яры буеннан башланды. Хәзерге вакытта монда елга вокзалыннан алып Кызыл палата урнашкан яр буе территориясен төзекләндерү эшләре бара. Кызыл палата – XIV гасыр тарихи объекты, ХV гасырның 30 елларында җимерелгән. Кызыл палата Иделнең сул як ярында, Җәмигъ мәчете комплексыннан түбәнрәк урнашкан.

Татарстан ФАнең А.Халиков исемендәге Археология институты директоры Айрат Ситдыйков сөйләгәнчә, яр буенда ачык һавада Болгар цивилизациясе музееның төрки-татар язма әдәбияты тарихына багышланган экспозициясен урнаштыру планлаштырыла.

Алга таба Минтимер Шәймиев һәм аны озата йөрүчеләр Болгар һөнәрчелек үзәген карады. Болгарда бу проектны гамәлгә ашыру кысаларында, бүгенге көндә өч объекттан – реставрацияләү һәм эксперименталь археология лабораторияләре, Халыкара археология мәктәпләре һәм эксперименталь интерактив остаханәләрдән торган комплекс оештырылган.

Кунакханә төзелеше өчен урын борынгы Болгар шәһәрлегенең тарихи өлешеннән читтә сайланган. Бу территориядә мунча комплексы белән бергә, 300 урынга исәпләнгән кунакханә төзү планлаштырыла. Кунакханәнең мунча комплексы XIV гасыр тарихи объекты булган Ак палата үрнәгендә төзеләчәк.

“Без ул вакытларда булган барлык шартларны булдырачакбыз. Кешеләр монда килеп, очрашып, мунча кереп, сөйләшеп утырырлык булсын. Бер сүз белән әйткәндә, шул ук технологияләр булачак. Ул Ак палата үрнәгендә төзеләчәк”,- диде Минтимер Шәймиев.

Татарстан Дәүләт Киңәшчесе шулай ук район культура йортында узган “Татарстан балалары борынгы Болгарның бөек җирендә” балалар музыкаль фестиваль-марафонын карады.

Фестивальдә катнашучы балалар өчен борынгы Болгарның тарихи һәйкәлләре буйлап экскурсия уздырыла.

Быел фестивальдә Чаллы, Казан, Яшел Үзән, Арча, Югары Ослан, Болгар һәм Мәскәүдән 360 кеше катнашкан дип хәбәр итте "Татар-информ".


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе