Быел Россиядән 12 мең мөселман хаҗ кылачак

Россия хаҗиларының беренче төркеме Согуд Гарәбстанына Уфа каласыннан 2 сентябрьдә кузгала.

БӘЙЛЕ
2015 Авг 27

Россия хаҗиларының беренче төркеме Согуд Гарәбстанына Уфа каласыннан 2 сентябрьдә кузгала. Бу хакта Россия Мөфтиләре Шурасы рәисе урынбасары Рушан Аббясов хәбәр итте. ТАССтан алынган мәгълүматларга караганда. ул РФ Советы Федерациясендә хаҗ темасына багышланган утырышта катнашкан.

“Хаҗиларның беренче төркеме Уфадан 2 сентябрьдә китә, аннары башка төркемнәр 4, 6 сентябрьдә юлга кузгалачак”,-дигән Р. Аббясов.

Мөселманнар Мөхәммәд Пәйгамбәрнең тормышы белән бәйле изге урыннарда, Мәккә һәм Мәдинә шәһәрләрендә Корбан бәйрәме вакытында булачаклар.
Тик быел беренче тапкыр Согуд Гарәбстаны рәхсәт иткән 16,4 меңлек квотаны россиялеләр үти алмаган. Мөфтиләр Шурасында моны доллар курсының күтәрелүе һәм юл бәяләренең артуы белән аңлатканнар.

Турфирмаларның сайтыннан алынган мәгълүматларга караганда, быел хаҗ кылуның бәясе 2,9 мең доллар – 8,5 мең доллар арасында булган. “Турфирма утырышында әйтелгәнчә, квотадагы 20 процент урын үзләштерелмәгән”,-дигән Р. Аббясов. Ягъни быел 16,4 мең мөселман урынына хаҗга 12 мең кеше генә барачак.

Хаҗ вакытындагы куркынычсызлык чаралары турында илдәге мәчетләрдә үткәреләчәк махсус курсларда аңлатачаклар. Ял көннәрендә гыйбадәт кылучыларга хаҗда үзеңне ничек тотарга һәм Якын Көнчыгыштагы хәлләр турында төшендерәчәкләр.

Язма “Татар-информ”нан алып тәрҗемә ителде


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе