
Мөбарәк өч айның берсе булган Шәгъбан аеның унбишенче кичәсе (14еннән 15енә каршы төнгә туры килүче кичә) - Бәраәт кичәсе. Быел ул 1 июньнән 2 июньгә каршы төнгә туры килә.Ягъни кояш баегач, Бәраәт кичәсе башлана. Ислам галимнәре раслаганча, Кадер кичәсеннән соң иң изге кичә — Бәраәт кичәседер. Чөнки Коръән беренче мәртәбә Бәраәт кичәсендә дөнья күгенә иңдерелгән һәм Кадер кичәсендә Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (с. г. в.) төшерелә башлаган.
Гарәпчәдән туры тәрҗемә иткәндә “Бәраәт” сүзе “берәр авырлыктан котылу” дигәнне аңлата. Бу кичәдә Хак Тәгалә бәндәләренә гөнаһлардан арыну, рухи яктан пакьләнү мөмкинлеге бирә.
Бәраәт кичәсе төп биш үзенчәлеккә ия:
- Бу мөбарәк төнне Аллаһ тарафыннан кешеләрнең бер еллык язмышы языла, бәхет-сәгадәтләре билгеләнә;
- Бу кичәдә кылынган гыйбадәт аеруча фазыйләтле һәм саваплы була;
- Аллаһ Тәгаләнең рәхим-шәфкате бу төнне барлык галәмне иңли;
- Бәраәт — мәгъфирәт (ягъни ярлыкау) кичәседер. Аллаһ Тәгалә бу кичне бәндәләренең күп кенә гөнаһ-хаталарын ярлыкый;
- Нәкъ Бәраәт кичәсендә Пәйгамбәребезгә Мөхәммәд (с. г. в.) өммәте өчен тулы шәфәгать (яклау) бирелгән.
Шәгьбанның унбишенче кичәсе белән бәйле хәдис тә бар. Пәйгамбәребез анда болай ди: «Шәгьбан аеның унбишенче кичәсе кердеме, аны гыйбадәт белән үткәрегез. Көндез исә ураза тотыгыз. Чөнки Аллаһ Тәгалә ул кичне кояш баеган вакытта дөнья сәмасында (күгендә) тәҗәлли итә (беленә, күренә) һәм: «Тәүбә вә истигьфар итүче булса, аны гафу итәм. Ризыклы булырга теләгән булса, аңа ризык бирәм. Авыруга дучар булса, аңа саулык-сәламәтлек бирәм. Бармы андый кешеләр, бармы?» – дип, таң атканчыга кадәр сорап торыр.
Чыганак: Татарстан Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте