
Без, кешеләр, Аллаһы Тәгалә тарафыннан фани дөньялыкта Аңа гыйбадәт кылу өчен җибәрелдек. Менә шушы асыл максатыбызны онытмасак идек. Аллаһы Сөбхәнә вә Тәгалә безне яралткан бит, без бу җиргә изге гамәлләр кылыр эчен җибәрелдек.
99 исеме белән Аллаһы Сөбхәнә вә Тәгаләдән: “Әй, Аллаһым, миңа, әтием-әниемә ярдәм бир”, –дип сорыйбыз. Тузан кермәс эчен керфекләребез бар, колакларыбыз ишетә, Аллага шөкер, ашый–эчә алабыз. Әмма никтер Коръән укымыйбыз, Аллаһ кушканнарны үтәмибез. Намаз - тәнгә дәва. Сәҗдәдә Аллаһы Сөбхәнә вә Тәгаләгә дога кылабыз, сәлам бирәбез.
Рәшидә абыстай Исхакый: “Намаз укымасагыз, ашарга хакыгыз юк”, – дия торган иде. 1997 елда Әлмира апа Әдиатуллина хаҗга барып кайткан. Хаҗдан яңадан туып кайткан ул. "Бүген нинди игелекләр эшли алам?"-дигән соравыма: "Аллаһы Сөбхәнә вә Тәгалә Үзе ярдәмен бирә ул",-дип сөйләде Әлмира апа. Әгәр дә эшегез уңай килеп чыкса, шөкер намазын укырга онытмагыз дип үзенең киңәшең бирде Әлмирә апа. Шөкер намазы – хикмәтле намаз ул. Аны әйтеп аңлатып кына булмый. Аллаһының рәхмәте җанга иңә. "Хаҗга барган вакытымда, 29 ел буе “Азат” хатын (“Сөембикә”) журналыңда эшләп: “Мин кем? Йа Раббым, мине кичер”,- дип елый-елый ялвардым",– дип сөйләп китте Әлмира апа. Хаҗ кылу – гаҗәеп бер халәт ул. Йолдызларны үрелеп алырлык урын ул. Бездә “Мөхлисә Буби” клубы һәм “Мөслимәләр” клубы эшләп килә.
“Мөслимә” клубыңда без Россия балаларын да өйрәтәбез. Зәкят җыеп, шушы балаларның күңелен яктыртабыз. Гыйбадәтханәнең имам-хатибы Илдар хәзрәт Баязитов кебек хәзрәтләр бик аз. 70 сукыр Коръән укырга өйрәнеп китте, иншә Аллаһ. Сабак бирү, сабак алу мәчете бу гыйбадәтханә. Халыкара дуслык булмаса, без бу гыйбадәтханәне төзи алмас идек. Ни өчен бу Әлмира апаны телевизордан күрсәтәләр дип аптырамагыз, дип сөйләп китте Әлмира апа. Президентыбызга ярдәм итешәсебез килә. Казан мэриясе дә бик булышты, бик зур рәхмәт аларга. Бик хикмәтле мәчет бу. Бу гыйбадәтханәнәдән сабый бала да үзенә яктылык, нур ала. Бердыев дигән рус баласы Фәнил дигән татар баласыннан: “Син мине намазга өйрәт әле”, - дип ялвара. Әнисе рус, әтисе татар бу баланың. Кайткач, ул әтисеннән: “Почему ты не мусульманин, почему ты не читаешь намаз?” - дип сораган. Сеңлесенә дә ул: “Намаз укымасаң, син минем сеңелем түгел”, – дигән. Бу бала намазга баскан. Күрәсезме, җәмәгать, Аллаһы Тәгалә, кешенең акылына салыйм дисә - сала, шуны онытмаска кирәк, дип сөйләде Әлмира апа.
"Без Россия төбәгендә “Мөслимә" оешмасы буларак эшли башладык. Татарстан – яхшы яктан үрнәк булырга тиеш. Безне чит илләрдәге милләттәшләребез дә аңлый, Аллага шөкер. Бик матур килешүләр төзелә Бахчасарайда. Иминлек, тынычлык булсын, дуслык телик. Балаларыбызны әти-әниләре кадерен белергә өйрәтик. Балаларыбызга нәсел буынын өйрәтик, 7 буынга кадәр белергә тиешбез бит. Тагын безне бик борчыган бурычыбыз бар: хәзер мал бүлешү бик нык таралган әйбер. Васыятьнамәсез 2 көн дә йокламагыз. Кешеләргә намазны дөрес укымыйсыз, димик. Аллаһ Сөбхәнә вә Тәгалә Фирдәвес җәннәтләреңдә күрешергә насыйп итсен барыбызга да.
Догаларыбызны кылыйк, гайбәткә кермик (гайбәт сөйләмик), кирәкмәгән урыннарыбызга йөрмик, бергә булыйк, бердәм булыйк”, – дип вәгазен тәмамлады Әлмира апа.
Әлмира апа ӘДИАТУЛЛИНАның сөйләгәннәрен Зөлфия ЙОСЫФАЛИЕВА язып алды