Болгарда гарәп язуы һәм ислам мәдәнияте буенча квалификация күтәрү курслары ачылды

ЮНЕСКО мәдәни мирас объектлары исемлегенә кертелгән Борынгы Болгар шәһәрлегендә гарәп язуы һәм ислам мәдәнияте буенча квалификация күтәрү курслары ачылды.

БӘЙЛЕ
2014 Дек 09

ЮНЕСКО мәдәни мирас объектлары исемлегенә кертелгән Борынгы Болгар шәһәрлегендә гарәп язуы һәм ислам мәдәнияте буенча квалификация күтәрү курслары ачылды. Ул Болгар тарихи-архитектура музей-тыюлыгы экскурсоводлары өчен оештырылды.

Кусларны ачу тантанасында ТР МДНнең дәгъват бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров, Спас районы мөхтәсибе Фәрхәт хәзрәт Минсәгыйров, Болгар тарихи-архитектура музей-тыюлыгы директоры Фәргат Мөхәммәтов, Болгардагы Ак мәчет имам-хатыйбы Руслан хәзрәт Фәхретдинов катнашты, дип хәбәр итә нәзарәтнең матбугат хезмәте.

Аерым алганда, Нияз хәзрәт үзенең чыгышында туристларның Болгар һәм аның ислам белән бәйле бай мәдәни мирасына карата кызыксынулары елдан-ел арту турында искәртте. Әлеге курсларның исламның төп төшенчәләре белән танышырга һәм гарәпчә укырга өйрәнергә мөмкинлек бирүе турында да әйтте.

Укулар атнага ике тапкыр ислам кабул итүгә багышланган Истәлек билгесе бинасында уздырыла. Аларны Руслан хәзрәт Фәхретдинов алып бара. Курслар апрель аена кадәр дәвам итәр, дип көтелә.
Чыганак: "Татар-информ"


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе