“Болгар. Миф һәм чынбарлык” күргәзмәсе эшли башлый

4 февраль көнне “Казан” милли - мәдәният үзәгендә “Болгар. Миф һәм чынбарлык” күргәзмәсе эшли башлый.

БӘЙЛЕ
2015 Фев 02

4 февраль көнне “Казан” милли - мәдәният үзәгендә “Болгар. Миф һәм чынбарлык” күргәзмәсе эшли башлый. Ул 10 мартка кадәр генә эшләячәк. Чараның максаты — Татарстанның төрле муниципаль берәмлекләрендә яшәп иҗат итүче рәссамнарның эшен киң җәмәгатьчелеккә чыгаруда аларга ярдәм күрсәтү.

Күргәзмәдә тәкъдим ителәчәк картиналарның күбесе борынгы Болгар белән бәйле. Рәсемнәрдә бу шәһәрнең төрле урыннарын күрергә мөмкин. Тамашачылар биредә Татарстан рәссамнарының 70 тән артык эше белән таныша ала. Моннан тыш, “Арт-экспедиция” проектында катнашкан ТР һәм РФ рәссамнары картиналарын да күрергә мөмкин булачак, дип хәбәр итә үзәкнең матбугат хезмәте.

Искәртеп үтәбез: “Арт-экспедиция” – тикшеренү проекты. Аның нигезендә рәссамнар хезмәте аша халыкның этномәдәни байлыгын, җәмгыятьтәге үзгәрешләргә бәйле рәвештә, коллектив белән анализлау ята дип хәбәр итте "Татар-информ".


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе