Без Аллаһның җәзасы кайчан һәм кемгә төшүен белмибез генә

Менә мәчетнең ишеге ачылып китте һәм аннан өстенә куртка кигән, кулына сумка тоткан Илнур Сәйфуллин (исем-фамилияләр алыштырылды) килеп керде.

БӘЙЛЕ
2012 Ноя 13
Менә мәчетнең ишеге ачылып китте һәм аннан өстенә куртка кигән, кулына сумка тоткан Илнур Сәйфуллин (исем-фамилияләр алыштырылды) килеп керде. Һәркөнне бер үзе Яшел Үзәннән Казанга килеп йөрүче Илнурның күзләре күрмәсә дә, моңа хәтта аның хәләл җефете Халисә дә ышанмый икән. Ник дигәндә, Илнур сукырлар кебек кулларын алга сузып та йөрми, аннары адымнары да салмак түгел, хәйран җете аның.
Сүз эзләп тә кеше кесәсенә керә торганнардан түгел ул Илнур.
Тик бүген йөзе шактый сүрән, көзге төн кебек шыксыз күренә иде аның. Ул минем аңа сәерсенеп караганымны сизгәндәй: "Өч көн инде йоклап китә алмыйча интегәм мин, Хатыйп абый. Өч көн элек кодабыз Шәүкәт юл-транспорт һәлакәтенә очрап һәлак булды. Аның үлемендә минем дә гаебем бар сыман сизәм. Тик каргымаган идем мин аны”,-дип әйтеп куйды ул.
Мин шунда ук Илнурның ул "гаебе” белән кызыксынып киттем. Үзенең дә бу хакта кемгә булса да сөйләп, эчен бушатырга теләгәне сизелә иде.
1956 елда Әлки районында бөтен җире сау-сәламәт булып туган Илнурга тормышның шактый бормалы сукмакларыннан узарга, ачысын-төчесен татырга туры килә. Үтә дә терчә малай булып үсә ул. Шул елгырлыгы аркасында бик авыр хәлдә калган чаклары да була аның. Шулай бервакыт 6 яшендә чагында көз көне җирләр туңдыргач, трактор арбасына менеп баса ул. Шунда трактор кинәт кенә тартылып китә, арбага тотынып та тормаган Илнур аннан каты җиргә егылып төшкәнен дә сизми кала. Башы чатнап авырта башлый. "Беренче тапкыр шунда күзләремә зыян килде, дип уйлыйм”,-ди Илнур моңсу гына. Аны юньләп дәвалаучы да булмый. Бераз ятып тора да, йөгереп китә ул. Әмма баш авыртуы һаман үзен сиздереп тора.
Илнур 15 яшендә инде Чистайдагы Сукырлар оешмасында эшли башлый. 18 яшендә бер чибәр кызга өйләнеп җибәрә. Ике кызлары туа. Чистайда 130 килолы авыр тимер күтәреп, аның күзләренә янәдән көч килә. Илнурның гаиләсенә тиздән Богырысланга күчәргә туры килә, чөнки андагы трикотаж фабрикасында бер бүлмәле фатир вәгъдә итәләр. 4 ел эшли биредә. Балалар һаман үсә тора. Инде Богырысландагы фатирның кечкенә булуы ачыклана. Эзләнә торгач, Башкортстанның Стәрлетамак каласында ике бүлмәле фатир алырга мөмкин икәнлеге билгеле була. Илнур үтә дә тәвәккәл кеше. Ул озак уйлап тормыйча, Стәрлетамакка күченә. Эш тә таба үзенә. "Бер заводта штамплаучы һөнәрен башкардым. Сменасына 6 шар, 7 шәр норма бирә идем. Бик яхшы эшләдем, хәтта исемемне алдынгылар рәтенә куйдылар”,-дип искә алды Илнур ул чакларны. Тик монда да озакка төпләнеп яшәү насыйп булмый аларга. Ник дигәндә, Стәрлетамак ул чакларда зәңгәр төтенгә чорналган шәһәр иде. Иркенләп бер суларга да мөмкинлек юк. Мондагы завод-фабрикалардан чыккан газ исенә аларның чыдар әмәлләре калмады.
Адәм баласын тәкъдире йөртә диләр. Аларның гаиләсе Төрекмәнстанга күчеп китәргә мәҗбүр булды. Әмма тиздән мондагы һава торышының аларга килешмәве ачыкланды. Беркөнне кызы Суфиянең һәм хәләл җефете Гадиләнең борыныннан кан китте. Илнурның да башы еш авырырга кереште. Биредә эчәргә яраклы чиста суны да ике көнгә бер тапкыр гына китерәләр икән. Төрекмәнстанда 800 килолы авыр тюклар күтәрергә туры килде аларга. "Анда эләгүе җиңел, ә китүе авыр”,-дип ачынып исенә төшерде Төрекмәнстанда яшәгән елларын Илнур.
Аларның алдына кабаттан фатир мәсьәләсе калыкты. Шуны чишү максатыннан, Алтай якларына кайтырга мәҗбүр булдылар. Илнурны язмышы, диңгездәге йомычка сыман, бер ярдан икенче ярларга ыргытты. Свердловск өлкәсенең Ирбит каласында 3 бүлмәле фатирда яшәгән еллары хәзер инде төштәге кебек кенә хәтерендә калды. Тик бу шәһәрдә күзе начар күрүчеләргә эш юк икән.
1991 елда Илнур Смоленскига күченгәч, андагы хәлләрне мәңге оныта алмастыр, мөгаен. Татарстанның суверенитет алган еллары иде бу. "Татарлар булганлыктан, андагы шовинистик руслар безне бик җәберли башлады. Барыгыз, кайтып китегез Татарстаныгызга. Сез бездән аерым хәзер! Монда хаҗәтегез юк!”-дип арты - юлы белән сүгенеп, безне үзләреннән куарга ук тотындылар”,-диде Илнур.
Чынлап та, аларга Татарстанга, төгәлрәге, Чаллыга кайтып егылудан башка чара калмады.
Монда аларны тагын да зуррак сынаулар, дөресрәге, ачы язмыш җилләре сагалап торганлыгы ачыкланды. Башта машинага утырып барган 5 кешенең арасында Илнурның туганнан туган сеңлесе булып, ул һәлакәткә тарыды һәм җан тәслим кылды. Аны җирләп, 70 көн узуга, әле яралар да төзәлергә өлгермәгән вакытта Илнурның кызы Гүзәлне машина бәреп китте. Исеме җисеменә туры килгән кызны җир куенына салып, 5 ай үтте дигәндә, әнисен мәңгегә югалту ачысын татыды ул. Елый-елый күз кабаклары шешенеп бетте аның. Инде аларның башына ишелеп төшкән олы кайгылар беткәндер дип уйласа да, Илнур ялгышкан булып чыкты. Әнисеннән соң, 8 ай узуга бертуган апасы Кәримә Хак Тәгалә хозурына күчте. Мондый кайгы-хәсрәтләрдән соң, Илнур үзе дә аздан гына теге дөньяга китми калды. Яшисе килмәгән чаклары күп булды аның. Тик яшәмичә булмый. Аның ярдәменә мохтаҗ тагын бер кызы бар, лабаса.
Бу вакыйгалардан соң, Илнурның күзләре бөтенләй дә күрми башлады. Беркөнне аның колагына Казандагы "Сөләйман” мәчетендә сукырларны Коръән укырга өйрәтәләр икән дигән хәбәр килеп чалынды. Шунда барып карарга булды ул. Беренче килүендә үк мондагы мөселманнар аның күңеленә хуш килде. Дөрес, төрле тимер-томыр арасында эшләгәнлектән, бармак битләре кытыршыланган һәм алар белән Брайль әлифбасындагы хәрефләрне тоемлавы җиңел булмады...
Бүгенге көндә Илнур күзе күрә торган бер мөселман хатын-кызына өйләнеп, Яшел Үзән каласында яши башлады. Хәләл җефете Халисәнең бер улы булып, алар бергәләп бер өйдә яшәгәннәр. Әмма ике балалары туып, шуларны үстереп ятканда, килен кеше ни сәбәптәндер аларны ташлап, Чаллыга китеп барган. Билгеле ки, ике кодагыйның да аралары төзек түгел икән. "Минем тел тиктормый бит инде. Кодагыйның безгә акча бирәсе бар иде. Мин аннан бурычын кайчан бирәчәге хакында сорадым. Ә ул: "Халисә, алып кит әле шул сукырыңны!”-дип кычкырды. Минем хәтерем калса да, каргымадым аларны. Ә беркөнне кодабыз Шәүкәт исерек килеш юл һәлакәтенә эләгеп, аңына килә алмыйча, вафат булды”,-дип бу кайгы-хәсрәткә көенүен белдерде мөселман кардәшем Илнур. Шулчак Пәйгамбәребезнең "Мәзлумнәрнең (кыерсытылганнарның) догасы кабул булучан” дигән хәдисе искә төшеп, үзем дә аңламастан, эсселе-суыклы булып киттем. Димәк ки, зәгыйфь кешеләр үзләрен кыерсыткан кемсәне каргымасалар да, андыйларга Аллаһның җәзасы төшүе бик ихтимал дигән нәтиҗәгә килдем мин. Без фәкать аның кайчан һәм кемгә төшәсен белмибез генә.

 

 

 

 


 

 

 


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе