Берләшкән Милләтләр Оешмасы Фәләстиннең дәрәҗәсен күтәрде

Фәләстин Берләшкән Милләтләр Оешмасында "әгъза булмаган дәүләт" дәрәҗәсенә күтәрелде.

БӘЙЛЕ
2012 Дек 02
Фәләстин Берләшкән Милләтләр Оешмасында "әгъза булмаган дәүләт" дәрәҗәсенә күтәрелде. 29 ноябрь кичендә БМОның гомум мәҗлесе утырышында бу резолюцияне 138 ил хуплады, тугыз ил вәкиле каршы чыкты, 41 ил тавыш бирүдән тотылып калды.

Әлеге адым турыдан-туры булмаса да Фәлестинне мөстәкыйль дәүләт буларак тану дип бәяләнә. Тавыш бирүгә кадәр Фәләстин башлыгы Мәхмүт Аббас "Фәләстингә туу турында таныклык" бирергә чакырды. Фәлестиннең БМОдагы вәкиле Рияд Мансур моны "тарихи көн" дип атады.

"Бу тарихи көндә тарихи тавыш бирү булды. БМО әгъзаларының өчтән ике өлешеннән артыгы Фәләстин яклы булуларын белдерде. Гомум мәҗлес Фәләстинне дәүләт буларак тану өчен кануни нигез, аңа "әгъза булмаган күзәтүче-ил" статусы бирде", диде Фәләстин вәкиле Рияд Мансур.

​​Израильнең БМОдагы вәкиле Рон Прозор яһүд дәүләтенең фәләстиннәр белән тыныч яшәргә теләвен, әмма бу тавыш бирүнең солых тырышлыкларын "артка чикерәчәген" әйтте.

Фәләстиннең яңа статусы БМОның төрле идарәләренә кушылу, шулай ук Израилгә каршы шикаять тапшыру өчен Халыкара җинаять мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итү мөмкинлеге бирәчәк.

Көнбатыш Ярдагы Рамалла шәһәрендә фәләстиннәр бу яңалыкны шатланып каршы алды, урамнарда байраклар куелган машиналар күренде, кешеләр урамга чыгып биеде.
Чыганак: "Азатлык.орг"

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе