Башкортстанда саранчага каршы гадәттән тыш хәл игълан ителде

Республиканың Урал арты төбәкләрен саранча явы басуы сәбәпле, гадәттән тыш хәл игълан ителде.

БӘЙЛЕ
2015 Июл 27

Республиканың Урал арты төбәкләрен саранча явы басуы сәбәпле, гадәттән тыш хәл игълан ителде. Бу хакта Башкортстан башлыгы Рөстәм Хәмитов 24 июльдә махсус күрсәтмә имзалады.

Агымдагы елның җәе бик кызу килү сәбәпле, Урал арты районнарында саранчалар күбәю турында июнь аенда ук хәбәрләр булган иде. Июнь ахырында Әбҗәлил районында гадәттән тыш хәл игълан ителде.

Авыл хуҗалыгы министры Николай Коваленко бу хакта Корылтай депутатлары җәйге ялга китәр алдыннан парламентта да чыгыш ясаган иде. Ул анда: “Узган елларга караганда эсселек 150 процент тәшкил итә. Шул сәбәпле, саранчалар коточмалы тизлектә үрчи. Чәчүлекләр эшкәртелә, моның өчен химик эшкәртү чаралары җитәрлек”, дип белдерде.

Июль аенда эсселек берникадәр кимүгә карамастан, саранча явын авызлыклау мөмкин булмаган. Нәтиҗәдә, алар Әбҗәлил районыннан күрше районнарга да күчкәннәр. Бүген Баймак, Зилаер һәм Хәйбулла районнарында да хәлләр кискенләшкән. Нәтиҗәдә Башкортстан башлыгы Рөстәм Хәмитов 24 июльдә Урал арты районнарында гадәттән тыш хәл игълан итте. Аңа Әбҗәлил, Баймак, Зилаер һәм Хәйбулла районнары керә.

Башкортстанның авыл хуҗалыгы министрлыгына бу хәвефле корткычлар белән көрәшү планы төзергә, шулай ук Русиянең авыл хуҗалыгы министрлыгыннан зыянны каплау өчен ярдәм сорау каралган. Финанс министрлыгына исә әлеге районнарга ярдәм итү өчен казнадан тыш чыганаклар эзләргә кушылган.

Башкортстанның авыл хуҗалыгы министры Николай Коваленко Әбҗәлилдә бер ай элек үк гадәттән тыш хәл игълан ителеп тә нәтиҗәләр булмавын эсселекнең дәвам итүе, басулардагы корткычларны гына агулау файдасыз булуы, нәтиҗә бирмәве белән аңлатты. Аның сүзләренчә, әлеге районнардагы урманнарны һәм чәчелмәгән барлык мәйданны агуламый торып, нәтиҗә булмаячак. Министр бу эшләрне башкарырга финас җитмәвен дә әйткән иде. Рөстәм Хәмитовның әлеге күрсәтмәсе бу хәлдән чыгарга ярдәм итәр дип көтелә.
Чыганак: "Азатлык.орг"


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе