
28 апрель көнне Казанда азан өйтүчеләр конкурсын оештырырга ниятлиләр.
Казанның "Әл-Мәрҗани" мәчетендә башкала мөхтәсибәте 28 апрель көнне азан әйтүчеләрнең Бөтенроссия конкрурсын оештыра. Анда шәкертләр, дини югары белем бирү уку йортлары студентлары, мөәзиннәр 3 төрле яшь аермасында: 10-15, 15-20 һәм 20 яшьтән өлкәннәр катнаша алачак.
Чараның максаты – яшь мөселманнары Әбү Хәнифә мәзхәбе нигезендә тәрбияләү, шәкертләрне һәм мөәзиннәрне намазга чакыру догасын дөрес, сәнгатьле итеп күңелдән укырга, аны ишеткәч, мөселманнар мәчеткә ашыгырлык итеп әйтергә тиешләр.
Конкурс 28 апрель көнне 11.00 сәгатьтә башлана.
Катнашучыларны теркәү – 10.00 сәгатьтә.
Казан мөхтәсибәтенең иҗтимагый элемтәләр бүлегеннән хәбәр итүләренчә, мондый гаммәви чаралар уздыру яшьләрне ислам кануннары нигезендә яшәргә һәм үз халкыңның гасырлардан килгән гореф-гадәтләрен өйрәнергә, сакларга өйрәтә. “Үзенең яшьтәшенең матур итеп азан әйткәнен яисә сүрәләр укыганын күреп, яшь буын да Коръән белән тирәнрәк кызыксына башлый, димәк, ул урамның начар йогынтысын читләтеп уза алачак”, - диелә гаммәви-мәгъләмат чараларына юллаган мөрәҗәгатьтә.
Конкурска гаризалар (843) 293-00-35 яки 89272495632 һәм 89172644321 телефоннары аша кабул ителә.