
Сәфәр Ульян шәһәре Ишеевка бистәсендәге “Ислам нуры” мәчетендә башланып китте. Әлбәттә, әлеге очрашуга шушы сәфәргә сәбәпче булган мәхәллә халкы, Ульяновск, Сенгилеевск районнары имам-мөхтәсибе һәм мәчет имам-хатыйбы Гизятуллов Наил хәзрәт чакыруы буенча оештырылды.
Ишеевка бистәсе мөселманнары һәм район имамнары, мәхәллә абыстайлары, мәчеткә йөргән балалар катнашында күркәм чара оештырылды. Ульян өлкәсе мөселманнары Җәлил хәзрәт Фазлыевның вәгазьләрен тыңлап, басылып чыккан китапларын укып, аның белән читтән бик яхшы таныш иделәр. 13 нче март көнне узган очрашуда танышлык тагын да артты, элемтә ныгыды, ныклы аралашу урнашты.
Чарада Ульян өлкәсенең шәрәфле мөфти казый Сәүбән хәзрәт Сөләйманов, төрле оешма вәкилләре очрашуга ямь өстәде. Өйлә намазыннан соң Ульянның Яңа шәһәр мәхәлләсендә ачылган гыйбадәт залында Ульян өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе һәм баш ахуны Илдар хәзрәт Сафиуллин һәм мәхәллә җитәкчесе Рафаэль хаҗи Нәҗметдинов белән очрашу узды. Очрашу вакытында Татарстан кунакларына рәхмәт хатлары тапшырылды. Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев вәгазь сөйләде, аралашып, киңәшеп, мәҗлес дәвам итте.
Татарстан делегациясе белән берлектә Казаннан Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә мөдире Ильяс хәзрәт Җиһаншин катнашты. Ульян өлкәсендә яшәгән милләттәшләребез белән элемтәләребез тагын да якынаюын теләп догалар кылынды.
Чыганак: Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте