"Сез бу җомгада тарихи вакыйганың шаһитлары булачаксыз. Күзләре күрмәүче мөселманнарны Тернәкләндерү үзәгенең тәүге шәкертләре булу бәхете насыйп булачак сезгә!”-диде ул шатлануын яшермичә.
Әйе, ихлас күңелдән куанырлык бу вакыйга. Аның ачылышын Россиядәге меңәрләгән күзләре күрмәүчеләр дә, мәхәллә халкы да зарыгып көтте. Бу үзәк 2008 елда төзелә башлап, шушы көннәрдә салынып бетте. Россиядә тиңе юк аның.
Аена 120 кешене укытуга исәпләнгән 3 катлы бинаның мәйданы 2800 квадрат метрны тәшкил итә. Ә Тернәкләндерү үзәгенең гомуми мәйданы бер гектардан артык. Манарасының биеклеге – 40 метр. Әлеге үзәкнең ирләр һәм хатын-кызларга намаз уку өчен аерым фарыз заллары, китапханәсе, спортзалы, ашханәсе һәм йокы бүлмәләре бар. Фарыз залында 500 кеше намаз укый ала. Яңа үзәктә күзләре күрмәүчеләр һөнәр дә үзләштерер, дип көтелә.
Кыскасы шул: без сезне шатлыгыбызны уртаклашырга – 19 июльдә сәгать 12дә Тернәкләндерү үзәгенең тантаналы ачылышына чакырабыз, мөхтәрәм җәмәгать.
Хатыйп ГӘРӘЙ

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Бир, Раббым, иман нурлары.
Иманга кайту.
Тәкәбберлек!