Балалар йортында эш җанланыр, Аллаһы боерса

Кичә Татарстан мөфтие урынбасары Илдар хәзрәт Баязитов Дәрвишләр бистәсендәге Балалар йорты директоры...

БӘЙЛЕ
2014 Май 15

Кичә Татарстан мөфтие урынбасары Илдар хәзрәт Баязитов Дәрвишләр бистәсендәге Балалар йорты директоры Илдус Шакиров белән очрашты.

Билгеле булганча, Балалар йорты җитәкчелеге 2006 елда Татарстан Диния нәзарәте, Православие иепархиясе һәм Татарстан Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы белән үзара хезмәттәшлек кылу буенча килешү төзегән иде. Аның нигезендә, Балалар йортында ислам һәм православие диннәре бүлмәләре барлыкка килде.

Эш шактый алга киткән иде. Әмма соңгы вакытларда бу гамәлләр берникадәр сүлпәнәеп калган иде. Менә шул эшләрне кабаттан җанландырып җибәрү өчен Балалар йорты директоры Илдус Шакиров белән яңа килешү төзелде. Бу килешү нигезендә, хәзер Татарстан Диния нәзарәте хезмәткәрләре атнага бер тапкыр Бәрвишләр бистәсендәге Балалар йортына барып, рухи тәрбия кылу буенча эш алып барачак.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр

© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе