Бакчасарайда Татарстан Фәннәр Академиясе Тарих институтының Кырым фәнни үзәге ачылачак

Бакчасарайда “Ларишес” Кырым тарих музеенда ТР Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының...

БӘЙЛЕ
2014 Май 15

Бакчасарайда “Ларишес” Кырым тарих музеенда ТР Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының Кырым тарихын, Кырым татарларының Идел буе татарлары белән мөнәсәбәтләрен өйрәнү буенча Кырым фәнни үзәге ачылачак.

Апрель азагында фәнни хезмәттәшлек турындагы килешүне Кырым тарих музеен гамәлгә куючы Гуливер Альтин һәм ТР Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты җитәкчесе Рафаэль Хәкимов имзалады. Документ “Ларишес” Кырым тарих музее делегациясенең Татарстанга визиты кысаларында, Казанда имзаланды.

Килешү буенча Кырым фәнни үзәге кырымтатар һәм гомумән татар цивилизациясе мирасын өйрәнү буенча фәнни-тикшеренү эшләрен координацияли. Фәнни үзәк тарих һәм архитектура объектларын өйрәнәчәк, архив, музей һәм китапханә җыелмасында тарих-архив һәм библиография тикшеренүләре үткәрәчәк. Шулай ук Кырым тарихы буенча монография, популяр әдәбият нәшер ителәчәк.

“Татар-информ” МА хәбәрчесенә ТР Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының яңа тарих бүлеге мөдире Радик Салихов сөйләвенчә, бергә эшләүнең тагын бер юнәлеше – Россиядә генә түгел, ә чит илдә дә саклана торган тарихи документларны, чыгынакларны ачыклау һәм өйрәнү булачак. “Шулай ук мәктәпләр һәм вузлар өчен кырымтатар халкының тарихы буенча дәреслекләр язуда ярдәм итәргә телибез. Бу үзәк тиздән ачылыр һәм эшләр, дип өметләнәбез. Анда Кырым һәм кырымтатар тарbхы белән күптән шөгыльләнүче җирле тикшерүчеләр белән бергә Россиянең һәм чит илнең иң яхшы белгечләре дә эшләвен телибез”, - дип билгеләп үтте Р.Салихов.

Кырым фәнни үзәгендә җирле галимнәр өчен эш урыны булдыру ниятләнә. Галимнәр өчен командировкалар һәм экспедицияләр оештырылачак. Хезмәттәшлек турындагы килешү ТР ФА Тарих институты аспирантурасында фәнни кадрлар әзерләү ниятләнә. Кырым фәнни үзәге Кырым тарих музее һәм ТР Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты хезмәттәшлеге кысаларында музей-экспозиция эшчәнлеге алып барачак.

“Кырым тарих музее эшенең төп юнәлешләренең берсе – мәдәни мирас объектларын саклау. Бу юнәлештә аларга гамәли һәм методик ярдәм күрсәтеләчәк. Без бу эшне башладык инде. Музейның архивыннан кырымтатарларына кагылышлы докуменлар таптык һәм аларны тантаналы рәвештә тапшырырга телибез. Безнең басмаларга Кырым ханлыгы тарихын керттек. Без аларның тарихын татарлар тарихыннан аермыйбыз”, - дип ассызыклады Радик Салихов.

Чыганак: "Татар-информ"


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе