Бәйрәмнәрнең бәйрәмедәй...

...Аллаһы Тәгаләдән җилнең хәерлесен генә сорагыз, зарарыннан Аның Үзенә сыеныгыз. Хәдис

БӘЙЛЕ
2016 Май 04

...Аллаһы Тәгаләдән җилнең хәерлесен генә сорагыз, зарарыннан Аның Үзенә сыеныгыз. Хәдис

Апрель аеның бер җылы көнендә сугыш ветераннарын, тылда эшләгән фидакарьләрне, сугыш елы балаларын, татар зыялыларын Хәләл индустриясенең Милли ассоциациясендә җыйдылар. Сәхнә түренә “Хәләл ярмәинкәсенә һәм хәйрия акциясенә рәхим итегез” дип язып куелган.
Чакырылган кунаклар җыелышкач, җыен “Кол Шәриф” мәчете имамы Альберт Сәхабетдиновның Коръән укуы илә башланып китте. Дога кылынды, мөнәҗәтләр әйтелде.

Майор, Ватан сугышы ветераны Ислам ага Шакиров җәмәгате Өммегөлсем белән бергәләп килгән иде. Язучылар Берлеге рәисе урынбасары Данил Салихов ветераннарга үзенең котлау сүзләрен җиткерде һәм бик тәэсирле итеп “Олы юлның тузаны” җырын башкарды.

Сәхнәгә бер-бер артлы Харис хәзрәт Салихҗан, Равил Шәрәфиев, Нәҗибә Ихсанова, Дания Нуруллина, Әзһәр Шакиров, Хәлим Җәләлов, Рабит Батулла, Тәэминә Биктимерова, Лена Гайнанова, Рәшит Ягъфәровның хәләл җефете Әкълимә һәм башкалар чакырылган иде. Безне Хәләл индустриясенең Милли ассоциациясе рәисе Илназ Якупов бик җылы итеп котлады һәм рәхмәт сүзләрен ирештерде. Барчабызга бик күркәм сүзләр язылган котлаулар тапшырылды. Бүләкләр, күчтәнәчләр дә бирелде. Үземә язылган котлау бигрәк тә ошады. “...Шул ук вакытта: “Сез кайсы халыктан?”-диючеләргә горурланып: “Без – татарлар”,-дип җавап бирәсез. Татар теле сагында торасыз. Сезнең тормыш – үзе батырлык! Рәхмәт Сезгә!” диелгән анда. Әйе, Аллаһының бер хикмәте бу!
Бөек Җиңүнең 71 еллыгы белән дигән сүзләргә рухланып, милләтебезне агартуда армый-талмый хәрәкәт итик, бердәм булып, бергә булып, игелеклелекне дәвам итик.

Бүләкләнүдән соң, барыбыз бергә Тукай сүзләренә язылган “Туган тел” җырын башкарып, залны тетрәндердек.

Әлмира ҺӘДИЯ, җәмәгать эшлеклесе


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе